Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:50

Вашингтон һәм Сеул су асты көймәләренә каршы күнегүләр үткәрә


АКШ белән Көньяк Корея хәрби кораблары һәм боралаклары Корея ярымутравы янында су асты көймәләренә каршы хәрби күнегүләр үткәрә.

«Җиңелмәс рух» исемле дүрт көнлек күнегүләрдә 20 кораб, 200 очкыч һәм боралак, сигез меңләп АКШ һәм Көньяк Корея хәрбие катнаша.

Күнегүләр Көньяк Корея корабының март аенда батырылуына җавап буларак үткәрелә. Ул корабны Төньяк Корея торпедасы батырган диелде.

Төньяк Корея бу күнегүләрне провокация дип атап хөкем итеп чыкты. Пхеньян «изге сугыш» белән һәм “куәтле атом каршылыгы” белән янады.

XS
SM
MD
LG