Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Магнитскийны җәзалаучылар хөкем ителде, әлегә театрда гына


Магнитскийга эчәргә су бирмәгән Криворучкога кайнар су сибәләр

Магнитскийга эчәргә су бирмәгән Криворучкога кайнар су сибәләр

Мәскәүнең “Театр.doc” төрмәдә үлгән адвокат Сергей Магнитский көндәлегенә нигезләнеп документаль спектакль әзерләде. Бу күренеш “булмаган, әмма булырга тиешле мәхкәмә” жанрында билгеләнгән. Халык спектакльдән соң фикер алышты.

37 яшьлек Hermitage Capital британ инвестиция фондының адвокаты Сергей Магнитский узган елның 16 ноябрендә Мәскәү төрмәсендә үлде. Ул төрмә түрәләре аңа ашказаны асты бизе һәм ашказаны авыруыннан дәвалаудан баш тарта дип зарланган иде.

Адвокатлар кулына Магнитскийның язмалары ирешкән һәм соңрак алар аны бастырып та чыгарды. Мәскәү төрмәсендә кеше хокуклары җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясе вәкилләре үз тикшерүен уздырып, Магнитскийга кирәкле мәгълүмат алу өчен физик һәм психологик басым булган, аңа медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартканнар дигән нәтиҗә чыгарды.

Спектакль турында фикер алышу

“Театр.doc” – документаль пьесалар театры нәкъ Магнитский көндәлеге һәм хатлары, җәмәгатьчелек тикшерү комиссиясе хисабы нигезендә спектакль куйды. Сценарий әзерләүчеләргә хәтта Магнитскийны төрмәдә тоткарлау вакытын озайта барган хакимнәрне күзәтү дә кирәк булган.

Спектакльдә катнашучылар, ягъни тикшерүчеләр, хакимнәр һәм табибларның үз исемнәре үзгәртелмәгән. Алар күренеш барышында мәхкәмәдә үз гамәлләре өчен җавап тотарга тиеш итеп тасвирлана.

Күренешләрнең берсендә Магнитскийның төрмәдә калуын ике тапкыр озайткан хаким Алексей Криворучко (Алексей Жиряков уйный) адвокатның үз язмаларында төрмә шартларыннан канәгать булмавы белән килешми. Бәдрәфләрнең чиркангыч булуыннан, аларны бүлмәдән аерып тору өчен җәймәләр генә куллану турындагы шикаятьләрне мыскыл итү дип саный.

Режиссер Михаил Угаров әлеге спектакль шул кадәр зур уңыш белән узар дип һич уйламаган.

“Һәрбер спектакльдән соң фикер алышу була. Ягъни тамашачылар кала да нинди илдә яшәүебезне һәм киләчәктә нәрсә эшләргә кирәклекне тикшерә. Әмма бу проблема каршы тора алырлык җәмәгатьчелек фикере булмаудан килеп туа. Һәм әлеге спектакль фикер җиткерү ысулы. Бу спектакльне хакимият тә, прокуратура да, мәхкәмәләр дә белә һәм ул аларга ошамый. Ләкин нишләмәк кирәк...”, ди ул.

Угаров Мәскәү хакимиятенең бу спектакль нигезендә берни әйтмәвен үзләренә файдага гына дип саный. Чөнки һәрбер каршылык ул бары аларның үзләрен фаш итү булачак.

Тамашачыларның үз фикере

Спектакльне караучыларның берсе бу сәясигә караганда, күбрәк кешелеклелек проблемнарын чагылдырган сәхнә күренеше булуын әйтә.

“Спектакль Магнитскийга караганда күбрәк кешеләрнең ни дәрәҗәдә зәгыйфь булуын күрсәтә”, ди ул.

Магнитский турындагы сәхнә әсәре әле бары икенче документаль спектакль. Аның беренчесе 2004 елны Беслан мәктәбендәге хәлләрдән соң интернет форумнарда барлыкка килгән язуларга нигезләнеп куелды.

Магнитский турындагы спектакльгә килгәндә исә, 2008 елны милиция вәкилләре Hermitage Capital фондына караган 3 Русия инвестиция оешмасында тикшерү уздырып, аларның документларын ала. Шуннан соң әлеге оешмалар башка кеше исеменә рәсмиләштерелә. Әлеге ширкәтләрне урлау һәм шуның нәтиҗәсендә бюджеттан 5,4 миллиард сумга якын акча үзләштерүне Магнитский ачыклый. Һәм ул бу җинаятьтә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең катнашлыгы барлыгын фаш итеп аңлатмалар бирә.

Шуннан соң аңа карата җинаять эше ачыла.

Ул фаш иткән милиционерларның берсе Магнитскийны соңыннан Hermitage Capital оешмасы җитәкчесе, американлы Уильям Браудерга каршы аңлатмалар бирүгә күндерергә тырыша.

Баш тарткан Магнитскийга төрле басымнар була. Аның ашказаны авырта. Һәм чираттагы тапкыр бер авырганда ул медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә, әмма аңа кулына богаулар салалар. Һәм ул бер сәгать 18 минуттан соң үлә. Спектакльнең исеме дә шуңа нигезләнеп “Бер дә унсигез” дип атала.

Угаров исә кайбер тәнкыйтьчеләр театр чынбарлыкны ачып салырга тиеш түгел дип белдерүен әйтә.

“Бездә бит театр тормышка кысылырга тиеш түгел дип санала.. Ә без исә башкача уйлыйбыз. Һәм бу яңа юнәлеш. Әлбәттә аны эшләве кыен, әмма кызык”, ди ул.
Угаров документаль театр Русия җәмәгатьчелеге арасында “йотылып” калган темаларны ачып җибәрү өчен уңай урын дип саный.

Көз көнне театр әлеге спектакль белән Петербурга барачак. Угаров исә анда да заллар тулы булыр һәм тамашачылар фикер алышуда катнашыр дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG