Accessibility links

Кайнар хәбәр

Wikileaks әфган сугышы турында яшерен документлар чыгарды


Дҗулиан Эссанҗ
Дҗулиан Эссанҗ

Әфган сугышына кагылышлы 92 меңләп яшерен документны киң җәмәгатьчелеккә чыгарган Wikileaks интернет сәхифәсе хуҗасы Дҗулиан Эссанҗ бу документларда Әфганстандагы тыныч халыкка каршы сугыш җинаятьләренә дәлилләр булырга охшый диде.

Эссанҗ моны документларны киңкүләм мәгълумат чараларына тапшырганнан соң бүген Лондонда матбугат очрашуында әйтте.

НАТО, АКШ, Британия һәм Пакстан барысы да бу документларның җәмәгатьчелеккә чыгарылуын хөкем итте.

АКШның дәүләт иминлеге киңәшчесе Дҗеймс Дҗонс бу гамәл кешеләрнең гомерен һәм дәүләт иминлеген куркыныч астына куя ала диде.

Ул документларда Әфганстанда йөзләрчә тыныч кешенең үтерелүе турында моңарчы җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган мәгълуматлар китерелә һәм АКШ махсус көчләренең Талибан җитәкчеләренә каршы яшерен чаралары турында сөйләнә.


Кайбер документлар исә махсус көчләрнең Талибан җитәкчеләрен мәхкамәсез “үтерү яки тоту” өчен яшерен “кара” төркеме булуын раслый.

Ул документларга караганда, халыкара көчләр Невададагы хәрби базадан торып идарә ителә торган очучысыз очкычларны Талибанга каршы һөҗүмнәр өчен куллана.

Анда шулай ук Талибанның кулдан ясалган бомбаларны юлларда шартлатып үз һөҗүмнәрен арттыра баруы турында әйтелә. Бу исә АКШ президенты Барак Обаманың Әфганстандагы көчләрне арттырып җиңү сәясәте уңышсызлыкка дучар булды дигән фикерләрне дә куәтләндереп җибәрәчәк.

Документлар шулай ук хәрбиләрнең Талибанда җирдән һавага атыла торган ракетлар булуын яшерүенә дә ишарәли.

Пакыстан яшерен күзләү хезмәтләренең Талибанга ярдәм итүе турында 180-нән артык документның чыгарылуы Вашингтон белән Исламабад арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да катлауландырырга мөмкин. АКШ инде күптәннән Пакстаннан шикләнеп килә иде.

Чыгарылган гаепләүләргә караганда, Пакстан яшерен хезмәтләре интихарчыларны өйрәтү, Әфганстанга җир-һава ракеталары кертү турында яшерен рәвештә килешкән, президент Хәмит Карзаины үтерергә җыенган һәм хәтта Көнбатыш хәрбиләренә диелгән сыраны агуларга да җыенган.

Документлар Иранның да Талибан һәм әл-Каидә сугышчыларын, интихарчыларны коралландыру, финанслау, өйрәтү һәм җиһазландыру юнәлешендә киң эшчәнлек алып баруын күрсәтә.

Тәһран әфган хөкүмәтенә каршы сугышучы Талибанга яки әл-Каидәгә ярдәм итүе турындагы гаепләүләрне кат-кат кире кагып килә.
XS
SM
MD
LG