Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Удмуртиядә 16 Сабантуй үтте


Җәй - милли бәйрәмебез сабантуйлар чоры. Быел Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов сүзләренчә, республиканың татарлар күмәк яшәгән 16 төбәгендә сабантуйлар оештырылган.

Ижау шәһәренең 116нчы санлы балалар бакчасында 2010 елның 16нчы Сабан туе да бик күңелле үтте. Көн кояшлы, матур. Бәйрәмгә шушы тирәдәге бакчалардан да нәниләр килде. Алар иртән иртүк бәйрәм башланганын көтеп йөри. Мәйданны күзәтә.

Бәйрәм булачак мәйдан да нәкъ Сабантуй аланын хәтерләтә. Биредә Сабан туе әләмнәре, баганада чигелгән тастымал, читтәрәк өстәлдә уеннарда, ярышларда катнашучыларга күп санлы бүләкләр. Бәйрәмгә килгән кунакларны колгага эленгән тастымаллар күтәргән малай җитәкләп алып чыкты. Татарча җырлап, шигырьләр сөйләп башлады малайлар-кызлар бәйрәмне.


Сабантуйга хас булган күп уеннар каралган иде программада. Балалар капчык киеп тә узышты, багана башына менеп җитте, дөрес, тәрбияче апалары ярдәм итте. Көянтә-чиләккә су салып та, йомырка салган кашыкны авызларына кабып та узышты. Көрәш келәмендә дә бил алышты. Башта балалар ярышты. Соңрак уеннарда әти-әниләр, әби-бабайлар балалары, оныкларыннан калышмыйча катнашты.

Балалар үзләре дә, әти-әниләре дә, әбиләре дә әлеге бәйрәмнәң күңелле узуыннан шат.

Балалар кечкенәдән милли бәйрәмнәребезне белеп үсүе, аларда тәмен белеп катнашуы өчен бакчаның татар теле белгече Рәсилә Гатауллина зур тырышлык куя.


“Шушындый бәйрәмнәрдә милли оешмалар җитәкчеләре дә читтә тормый. Алар мөмкин кадәр ярдәм дә итәргә тырыша”, диде Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов.

Аның сүзләренә караганда, бәйрәмнәр балалар күңелендә милли рух тәрбияләүдә, үзаңын үстерүдә, татар халкына карата горурлык булдыруда үз ролен башкарыр.

XS
SM
MD
LG