Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан турында яшерен мәгълуматлар чыгуның тәэсирен бәяләү атналарга сузылачак


АКШ хәрбиләре 91 меңләп яшерен хәрби хисапның җәмәгатьчелеккә чыгуы ни дәрәҗәдә тәэсир итүен күрү өчен атналар кирәк булачак диде.

Пентагон Wikileaks интернет сәхифәсендә ул мәгълуматлар таралуның зыянын ачыкларга тырышуын белдерде.

Пентагон сүзчесе Дэйв Лэпэн АКШ рәсмиләре бу документларны өйрәнә һәм анда чыганаклар белән ысулларның фаш ителгән булу-булмавын һәм аларның АКШ яки халыкара көчләргә куркыныч тудыру-тудырмавын ачыкларга тырыша диде.

Ул Wikileaksның бу гамәлен җинаять дип атады.

Ак Йорт белдерүенчә, җәмәгатьчелеккә чыгарылган яшерен мәгълуматларда әфган сугышына бәйле исемнәр, хәрби чаралар, ысуллар һәм чыганаклар ачыла.

Ул документларда моңарчы хәбәрләрдә булмаган тыныч әфганнарны үтерү очраклары һәм АКШ хәрбиләренең Талибан җитәкчеләренә каршы яшерен чаралары турында да әйтелә.
XS
SM
MD
LG