Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бер генә карар да үтәлми”


Казанның алданган дольщикларының (фатир өчен алдан акча кертүчеләр) республика җитәкчелегенә ышанычы калмаса да, алар тагын хөкүмәт бинасы каршына чыктылар. Пикетта 50ләп кеше катнашты. 3 меңләп кеше фатир көтә.


Казанда яшәүче Гөлсем апа Садыйкова кулына “Вәгъдә итеп ышандырып тору тукталсын, конкрет эшләр көтәбез” дип язылган зур язу тоткан иде.

“100% түләнгән фатирыбызны 7 ел көтәбез инде. Хөкүмәттәгеләр һаман вәгъдә итә. Безнең проблеманы әле Абдуллинга (Президент каршындагы дәүләт торак фонды), әле Торак-коммуналь хуҗалыкка тапшыралар. Берсеннән дә бернинди файда юк. Мин пенсиядә, фатирны 7 ел көттем, тагын 7 ел гомерем бармы, юкмы, аны бер Алла гына белә.

Мондый пикетларга әледән-әле чыгып торабыз. Һичкемнең төшкән эше юк. Әйтерсең, без бү дәүләттә яшәмәгән дә кебек. Без сайлап куйган чиновниклар һәммәсе үзләре өчен генә тырыша. Халык алдында туган сорауларны берсе дә хәл итми”, диде Гөлсем Садыйкова.

Элгәре әз булса да кануннар эшләвен, хәзер исә демократия диеп халык өчен эшли торган кешеләрне алып атуларын да әйтеп китте ул. “Без чебен урынында гына, үтерсәләр дә җавап бирүче кеше юк”, ди Гөлсем апа.

Проблемнан качалар

Хөкүмәт каршында үткән пикетка чыккан Рузалия Гафиятуллина сүзләренчә, әлеге җитди проблемнан төрле министрлыклар качарга гына тора. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы бу мәсьәләне үз өстеннән төшергән. Бары тик контрольдә тотучы булып кына калган. “Төзергә теләмәгәч, алар кемне күзәтеп һәм контроль итеп торачаклар икән”, ди Гафиятуллина.

“Без бик күп тапкырлар пикетларга чыктык, төрле дәүләт оешмаларына йөрдек. Хәзерге президент ул вакытта премьер-министр иде, Рөстәм Миңнеханов безнең янга килеп, сез бер тиен дә түләмәячәксез, дип әйтте. Инде кризис та узып китте. Тагын шунсы да ачыкланды безнең ике ярым гектар җирне шыпырт кына тиеннәргә дип әйтеп була, 30 миллион сумга гына сатып җибәргәннәр”, ди Гафиятуллина.

Кемнәрдер урлаган акчаларны да хәзер дольщиклар капларга тиеш була икән. “Защита” ябык акционерлык җәмгыятенә 2005 елдан бирле Алексей Казаков җитәкчелек иткән иде. Ул инде 2007 елда ук акционерлык җәмгыятендә финанс кыенлыклары булу турында белдерде. Ул вакытта алданганнар Казаковның сатарга мөмкин булган бөтен нәрсәне сатуыннан зарланды. Бүген исә фатирлы булырга өметләнгәннәр Казаковка гаепләү алдан ук билгеләнеп куелган инде дип белдерә. Янәсе ул шартлы рәвештә генә ике елга хөкем ителәчәк.

Мәхкәмәдән мәхкәмәгә

Әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәттә мәхкәмә эше туктамый, һаман да дәвам итә. Беренче утырыш Татарстанның арбитраж мәхкәмәсендә 2007 елның ноябрь аенда ук булган иде.

Үз вакытында Татарстан чиновниклары Самарга барып андагы алданган дольщикларны фатирлы итү үрнәген өйрәнеп кайткан булган.

“Миңнеханов безнең янга Ратуша алдына җыелган вакытта, бер тиен дә өстәмә түләмәячәксез дип белдергән иде. Безнең йорт өчен өстәмә тотылган акчаларны алгач фатир түләүләре кәгазьләренә аерым бер юл итеп кертәчәкләрен дә әйттеләр.

Миңнеханов җыйган бер киңәшмә вакытында безгә 200 миллион сум процентсыз ссуда бүләргә дигән күрсәтмә дә бирелгән иде. Әлегә кадәр бер тиен дә бирелгәне юк. Бүгенгә кадәр кабул ителгән бер генә карар да үтәлмәгән”, ди Гафиятуллина.

Кайбер йортлар 75%ка гына әзер, ә 9нчы санлы йортта әлегә кыл да кыймылдатылмаган.

“Инфотрасс” ширкәтенә караган дольщиклар шулай ук үз вакытында алданган булган. Әмма калганнардан аермалы буларак, шәһәр каяндыр акча табып, 2 йорт төзеп, аларны фатирлы иткәннәр. Нәүмиз булып калганнарга инфотрасслар сездән аерыла, сез коммерцияле оешмага караган дип әйткәннәр. “Акчаны алдан кемгә биргәнегезне беләсе иде”, дип йөрәкләренә тоз да сипкәннәр.

Өмет Мәскәүгә

“Защита” һәм башка ширкәтләрнең алданган дольщиклары “дольщик ул Африкада да дольщик” дип белдерә.

Шулай итеп, фатирлы булам дип акчаларын түләп куйганнар фатирсыз да, үзләренең проблемнары белән үзләре генә калган. Җитмәсә, төрле ширкәткә караган алданганнарны ызгыштырганнар да.

Хөкүмәт бинасы алдына 50ләп кеше пикетка чыкты. Алар башка язулар белән бергә кулларына “Федераль хакимият, “Защита” ябык акционерлык җәмгыятенең алданган дольщиклары проблемасын хәл итегез, Татарстан хакимияте хәл итми” дигәнен дә тоткан иделәр.
XS
SM
MD
LG