Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп китабы чыкты


Татарстан язучылары октябрь аенда булачак халык исәбен алуга үз өлешен кертергә тели. Алар татар халкына мөрәҗәгать белән китапчык чыгарып таратты. “Бер тамырдан, уртак язмыштан без...” дип исемләнгән китапчыкта танылган әдипләрнең милли үзаңны уятырлык шигырьләре, әсәрләрдән өзекләр бирелгән.

“Азатлык” радиосы бу китапчык чыгачагы турында хәбәр иткән иде. 50 мең тираж белән чыккан бу җыентык бөтен Русиядә узган Сабантуй бәйрәмнәрендә халыкка таратылды инде. Шулкадәр үк китапчыклар җанисәп башланыр алдыннан да үз укучысын табар дип көтелә.

Китапчык Татарстан язучыларының татар халкына мөрәҗәгате белән башланып китә. “Безне тагын олы сынау көтә. Бердәм булыйк!” дигән шигарь күтәрә әдипләр.

Кереш сүздә: “Тукаебыз заманында “10 миллион Идел буе татары” дип язган. Ә хәзер халык исәбе дөрес алынамы, дөрес алынган хәлдә, нәтиҗәләре дөрес игълан ителәме?.. Соңгы елларда үткәрелгән сан алулар исә татарның киләчәк язмышына бәйле бик күп сораулар тудырды. Без, туган халкыбыз язмышын кайгыртучы татар язучылары, әнә шуларны күздә тотып, сезгә мөрәҗәгать итәргә, борчулы уйларыбызны сезнең белән уртаклашырга булдык, кадерле милләттәшләр!..”, ди язучылар.

Китапчык ике яклы итеп эшләнгән. Бер ягы татар, икенчесе рус телле булган китап үз укучыларын Әдипләр сүзе – милли үзаңны уятырлык шигырьләр, цитаталар белән таныштыра.

“Бер тамырдан, уртак язмыштан без...” китапчыгы Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Дәрдемәнд, Гаяз Исхакый сүзләре белән башланса, бүгенге иҗат әһелләре – Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ленар Шәех шигырьләре белән тәмамлана.

Рус телле өлешендә исә тәрҗемә ителгән шигырьләр, Гавриил Державин, Александр Герцен, Максим Горький, Лев Гумилев, Рудольф Нуриев кебек шәхесләр һәм дөнья әдәбияты әдипләренең татарлар турында әйткән сүзләре бар.

Бу китапчыкта нәкъ менә сан алуга багышланган шигырь дә урын алган. Авторы – Илдар Юзеев.

“Без башкорт та, без мишәр дә, керәшен дә, типтәр дә... “Мин татар!”- дип аваз бирәм сан алуны көткәндә. Сарык булма, балык булма, тавык булма, бел, татар: даның сүнәр, җаның түнәр калсаң әгәр мең татар. Һич ышанма, әйтсәләр дә: Гадәттәге сан алу. Аң бул, җан бул, бу – татардан сан киметеп җан алу...”, ди Юзеев үз шигырендә.

Туфан Миңнуллин халык саны алуның Русиядә татар файдасына булмаячагы турында яза: “Чөнки безне тагын киметеп күрсәтергә җыеналар. Татарның күп булуы Мәскәүне һәрчак борчып торды... Югыйсә, тырышып-тырмашып Мәскәүгә хезмәт итәбез: сугышларында “юлбарыстан көчлебез”, эшләгәндә “аттан артык эшлибез”, ди ул.

Миңнуллин татарлар арасында халык санын алуны "җан исәбен алу", дип әйтүнең мәгънәле булуын да билгеләп үтә.

Ркаил Зәйдулла “Татар булып калыйк!” шигарен күтәреп чыга. Шул исемле шигырендә ул: “...Һәр гасырның ата шайтаны бар – урландылар кайбер өметләр. Без, барыбер, бирелмичә калдык, татар булып калдык, егетләр!” дип әйтә.

Газинур Морат исә дәүләтчелек темасына кагылып уза: “Дәүләт арты дәүләт корган – Булган шундый сәләте дә. Төшенмәгән үзе ләкин дәүләт тоту сәнгатенә”, ди ул “Татар” шигырендә.

Бүген “милләтче” сүзен төрле кеше төрлечә аңлый. Кемдер милләт өчен җан ату белән горурланса, кем өчендер бу сүз негатив характерда. Рафис Корбанның шигырендә бу проблемга кагылышлы юллар да бар: “..Милләтем дип әйтсә берәү, милләтче дип чыкты сүзе. Татар өчен кем көрәшсен, көрәшмәсә татар үзе!..”, ди ул.

“Бер тамырдан, уртак язмыштан без...” китапчыгына милли үзаңны уятырлык һәм татарда булган проблемнар турында уйландырырлык фикерләр бар. Әмма, татар язучыларының мөрәҗәгатендә үк әйтелгәнчә, Тукай заманында “10 миллион Идел буе татары” дип язган. Ә китапчыкның гомуми тиражы – нибары йөз мең булачак.
XS
SM
MD
LG