Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа икътисад министры


Мидхәт Шаһиәхмәтов
Мидхәт Шаһиәхмәтов

Президент Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән Татарстанның яңа икътисад министры итеп Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләнде. Марат Сафиуллин икътисад министрлыгын 2007 елдан бирле җитәкләде. Ул эшеннән үз теләге белән китәргә була, аның бу карарын президент хуплаган дип хәбәр ителсә дә, Сафиуллин өчен бу хәл көтелмәгәнрәк килеп чыга.

Бүген Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков Мидхәт Шәһиәхмәтовны икътисад министрлыгында тәкъдим итеп, министрлыкта җитәкче алышынуын сизмәбез дип чыгыш ясады. Марат Сафиуллинга президентның рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстанның яңа икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов 1969 елда Казан шәһәрендә туа. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.

2009 елның апреленнән премьер-министр ярдәмчесе, бер елдан президент ярдәмчесе булып эшли.

Мидхәт Шәһиәхмәтов икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган икътисадчысы.
XS
SM
MD
LG