Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы 290 авылда янгын сүндерү өчен су юк


Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Равил Моратов җитешсезлекләрне ике тәүлек эчендә бетерергә боерды. Актаныш, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында хәлләр бигрәк тә авыр икән. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко белдерде.


“Республикадагы бөтен авылларның 9,5%ында су алыр урын юк”, ди Суржко. Янгын була калган очракта авыл кешеләре дә, сүндерүчеләр дә каян су алыйк икән дип тилмерәчәк.

Ютазы районының Акбаш авылында халык янгынга каршы дәррәү күтәрелмәсә, хәлләр бик аяныч булыр иде, дип белдерә Динара Зиннәтова.

“Күптән түгел генә безнең авылда бер абзыйларның абзары янды. Бөтен авыл килеп булышканга гына көчкә сүндерделәр. Халык ярдәм итмәсә, бик куркыныч янгын булыр иде дип уйлыйм. Безнең авылда хәзер суны бер җирдән генә күп итеп табу кыен”, ди Зиннәтова.

Акбашта янгынчыларга артык өметләнеп булмый икән. Алар килеп җиткәнче утның “яңа үрләр яулау” куркынычы бар.

Ике тәүлек вакыт

Соңгы атнада Түбән Новгород өлкәсендәге Семилово авылында 25 өйнең януы, Владимир өлкәсендәге Каменка авылы урнында көл һәм күмер генә торып калу татарстаннарны да пошаманга салды. Урманга якын булган өчен янгын ялмап алыр дип Алабуга янындагы балалар җәйләвен (лагерен) яптылар.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Равил Моратов 28 июль көнне янгынга каршы көрәшне көчәйтү өчен кабат киңәшмә җыйды. Әлеге чарада катнашкан Казан шәһәренең янгынга каршы хезмәт гарнизоны башлыгы Рафаэль Мотыйгуллин әйтүенчә, куркыныч бигрәк тә янаган урыннарның исемлеге төзелә.

“Авылларда су суырту каланчалары, күлләр һәм буалар бар. Хәзер су кимү аркасында махсус техника су алырга керә алмый. Урындагы хакимиятләр һәм бу эш өчен җаваплы кешеләр ике тәүлек эчендә бу җитешсезлекләрне бетерергә тиеш”, ди Мотыйгуллин.

28 июльдән башлап урман, кырларда чыккан янгын торак урыннарга зыян салмасын өчен даими кизү дә булдырылачак. Бу эшкә җәмәгать милициясен дә җәлеп итәчәкләр. Студентлардан волонтер төркемнәре дә оештырылачак. Хәрби уку йортлары курсантлары да читтә калмаска тиеш икән.

Урындагы җитәкчеләр ваемсыз

Корылык булмаган элекке елларда да Татарстанда янгын чыгып аны сүндерергә килүчеләрнең сулары беткәч, су таба алмыйча интегүләре турында ишеткәләргә туры килде. Бу корылык килү белән генә туган проблем түгел. Аннан соң халык сүндерүчеләр кайбер авыллардан бик ерак урнашкан дип тә сөйли.

Рафаэль Мотыйгуллин сүзләренчә, авылны янгынга каршы су белән тәэмин итү урындагы хакимиятләр өстендә. Әгәр, чыннан да, су кыенлыгы туган очракта, алар бу хакта райондагы гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш комиссиясенә вәзгыятьне аңлатып хат язарга тиеш. Бу комиссия күптән оешкан, корылык тугач кына булдырылган төркем түгел.

Шушы комиссия карары белән район хакимияте җитешсезлекләрне бетерү өчен акча да бүлеп бирергә һәм эш үтәлешен дә тикшереп торырга тиеш. Күрәсең, корылык аркасында куркыныч бигрәк тә янаганга кадәр авыл һәм район башлыкларының моңа артык исе китмәгән. Корылык килеп елга күлләрнең, артезиан коеларының сулары кипкәндә дә “аяк киенмәүчеләр” бар.

Татар Борнаена да буа кирәк

Мисал өчен, Әлки районындагы Татар Борнае авылында Атасу елгасында халык буа да булсын дип тели икән. Бу хакта “Азатлык” радиосына тарих белән кызыксынучы җәмәгать эшлеклесе Дамир Галимҗанов хәбәр итте. Ә урындагы хакимиятләр бүтән акча юк дип белдергән.

Галимҗанов сүзләренчә, хакимият башлыгы чишмәләрне чистарту өчен бер тапкыр булышкан инде. Мәктәп укучылары белән бергә су инешкә аксын дип кечкенә елга, канау да казыганнар. Ул шундый тар икән, бу канауда йөзү өчен казлар чират тора.

Авылдагы проблемнарны белдереп Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язганнар. Үтенечтә буа ясау кирәклеген дә күрсәткәннәр.
XS
SM
MD
LG