Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:56

Интернетны алга этәрүче иң зур көчләрнең берсе – яшьләр. Кайсы гына сайтны алсаң да, аның файдаланучыларның күпчелеге яшьләр була. Хуҗалары да, гадәттә, яшь буын вәкилләре. Әмма интернетта әле аерым бер яшьләр дөньясы, виртуаль субкультурасы бар. Бу турыда безгә яшьләр субкультурасының актив бер вәкиле, берничә интернет-проект авторы, “Иттифак” музыкаль төркеме вәкиле Ильяс Гаффаров белән әңгәмә кордык.

Интернетта яшьләр тормышы бик активлашты. Күп яшьләр төрле форумнарда, социаль челтәрләрдә утыралар. Әмма, кызганычка каршы, татарда яшьләр өчен каралган ресурслар юк дәрәҗәсендә.

Яшьләр тормышының аерылгысыз бер өлеше – музыка. Син музыкант буларак әйт әле, татар җырлары интернетта ни дәрәҗәдә киң таралган? Кирәкле көйне табу авырмы?

Үземә дә бик күп җырлар кирәк, әмма таба алмыйм. Интернеттагы татар җырлары тәртипкә китерелмәгән. Күләм буенча, бәлки, алар күптер дә. Әмма эзләп табуы бик авыр, бер система юк. Без, мәсәлән, yzekparty.ru сайтында бәйсез, тере, альтернатив татар җырларын кертеп барабыз. Шушылай стильләр буенча бүленеш булса да, яхшы булыр иде.

Иҗатыгызда интернетны ни дәрәҗәдә кулланасыз?

Җанатарлар белән аралашабыз. Шуннан тыш, музыкантлар буларак, пәрәвез безнең өчен төп мәгълүмат чыганагы. Әле бит интернет рәсми мәгълүмат чараларына берникадәр альтернатива булып тора. Шуңа күрә ул альтернатив иҗатчылар өчен дә менә дигән мәйданчык. Монда иҗат өчен чикләүләр юк.

Син рус сайтлары белән дә тыгыз хезмәттәшлектә. Әйтик, Казанның төнге клублар тормышына багышланган goparty.ru сайты модерациясе синең өстә. Монда татарлар белән аерма зурмы?

Рус интернетында төгәл юнәлешле, конкрет темалы сайтлар күп. Татарда юк диярлек. Бу тәҗрибәне безгә дә үзләштерергә кирәк иде. Милли төсмер биреп. Бәлки, авыл җиренә яраклаштыру да кирәктер, чөнки татарның күбесе авылдан.

Әмма интернетка авылдан керүчеләр бик күп түгел бит.

Әйе. Әмма узган еллар белән чагыштырганда андыйлар артты, дип уйлыйм. Мәсәлән, интернетта “Яшьләр радиосы” бар. Аның тыңлаучылары яртылаш шәһәрдән, яртылаш авылдан дип беләм. Ә бит бары тик авыл өчен каралган проект та ясап булыр иде. Мәсәлән, сату-алу проекты. Руслардагы “барахолка” сыман. Әйтик, авыл халкы үз продукциясен ярминкәгә алып бару урынына интернеттан гына сатар иде.

Тагын нинди ресурслар җитми татарга?

Аудио һәм видеоны легаль сата торган сервис. Бу бигрәк тә читтә яшәүче милләттәшләребез өчен кирәк. Тиешле дисклар аларга бик озак бара яки бөтенләй барып җитми. Гомумән, тора-бара җырлар дисктан компьютер һәм интернетка күчеп бетәчәктер дип уйлыйм.

Яшьләр субкультурасы турында сөйләшкәндә, интернет тудырган кызыклы уеннарны да искә алыйк. Мәсәлән, флешмоб: бер төркем халык алдан интернеттан сөйләшеп, шәһәр урамнарында берәр мәгънәсезлек кыла. Йә булмаса геокешинг уены: җир шарының төрле почмакларында кечкенә генә хәзинә яшеренә, ә интернетчылар аны GPS-җиһазлар ярдәмендә эзли. Тагын нинди уеннар бар?

Мәсәлән, коучсерфинг дигән виртуаль оешма. Анда ике миллионга якын кеше исәпләнә. Ул “В контакте”, “Facebook” кебек үк социаль челтәр. Әмма бары тик сәяхәтчеләр өчен генә. Һәр кулланучы дөньяның төрле шәһәреннән кунак кабул итәргә мөмкинлеге турында яза.

Мәсәлән, шушы көннәрдә генә без Голландиядән килгән бер егет белән кызны кунак итеп җибәрдек. Бездән соң алар Себер, Монголия һәм Кытай якларына юл тотты. Бер кызыклы хәл дә килеп чыкты әле. Казанда алар паспортларын югалттылар. Поездга документсыз гына утыртып җибәрдек. Паспортлары алар киткәч кенә табылды. Хәзер шуны аларга ничек тапшырырга икән дип баш ватабыз.

XS
SM
MD
LG