Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Төркияне Европа Берлегенә кушылу өчен эшне дәвам итәргә чакыра


Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле Төркияне Европа Берлегенә кушылу өчен зарур булган дәрәҗәгә ирешү юнәлешендә эшләүне дәвам итәргә чакырды.

Шул ук вакытта Вестервелле Истанбулдагы чыгышында әгъзалыкка ирешү мәсьәләсе әле ачык булып кала, ул автомат рәвештә булмаячак диде.

Сишәмбе Британия премьер-министры Дэвид Камерон Анкарага килгәч Төркияне Европа Берлегенә алу сөйләшүләренең акрын баруына ачу белдерде, һәм үзен Төркиянең Европа Берлегенә кушылуын иң нык яклаучы итеп танытты.

Германия белән Франция исә Төркиягә Европа Берлеге белән махсус партнерлык програмы бирергә кирәк ди. Төркия мондый тәкъдимне катгый кире кага.
XS
SM
MD
LG