Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Химки урманын яклаучылар протест чарасы үткәрде


Мәскәү янындагы Химки шәһәрендә Химки урманын яклаучыларның протест чарасы үтте.

200-ләп кеше шәһәрнең бер мәдәният сарае янына җыелды.

Аларның әйтүенчә, анда алар юл төзү өчен урманны кисү эшләре алып баручы “Теплотехник” ширкәте вәкилләре белән очрашырга тиеш булган, ләкин очрашу билгесез вакытка кичектерелгән.

Кечкенә генә протест чарасыннан соң урманны яклаучылар кисү эшләре барган урманга киткән.

Аларны 50-ләп милиция хезмәткәре озата баруы хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG