Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә үзбәкләр белән кыргызлар бәрелешкән


Мәскәүдә үзбәкләр белән кыргызлар арасындагы бәрелештә бер кеше каты яраланган.

Дүшәмбе төнендә "Провсоюзная" метро тукталышы янында дистәләрчә үзбәк белән кыргыз бәрелешкән.

Сугышучыларның берсе пычак ярасы белән хастаханәгә илтелгән.

Узган айда милиция Мәскәүнең Казан вокзалы янында кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы бәрелешне булдырмый калган.

Июнь аенда Кыргызстанның көньягында кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы бәрелештә кимендә 355 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG