Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

Европа Берлеге Иран белән атом сөйләшүләрен яңартырга чакыра


Европа Берлеге Иран белән халыкара җәмәгатьчелек арасында тукталып калган сөйләшүләрне мөмкин кадәр тизрәк яңартырга кирәк диде.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон сөйләшүләр бары тик Иранның атом програмы турында гына барырга тиеш дип әйтте.

Көнбатыш Иран атом коралы ясарга тели дип борчыла, Иран исә бары атом энергиясе генә алырга теләвен белдерә.

Алты ил һәм Иран катнашындагы сөйләшүләр узган елның октябрендә тукталып калган иде һәм шуннан соң Тәһранга карата чикләүләр кырыслатылды.

Атом сөйләшүләрендәге Иранның баш вәкиле Сәид Җәлили алтынчы июльдә Эштонга сөйләшүләрне бершартсыз яңартырга чакырып хат җибәргән.

XS
SM
MD
LG