Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

“Дон” лагерендә чечен яшүсмерләре белән җирле төркем арасында чыккан каршылык шактый яңгыраш алды. Баштарак әлеге вәзгыятьне чеченнарга карата милли нәфрәткә бәйләсәләр, хәзер бары гади хулиганлыкка кайтарып калдырмакчылар

Туапседагы “Дон” лагерендә булган хәлләр нигезендә җинаять эше ачылды. Милиция монда катнашкан дип шикләнелгән 7 кешене тоткарлаган. Аларның барысы да җирле кешеләр.

Рәсми мәгълүматларга караганда, алар һәм Грозныйдагы яшүсмерләр арасындагы каршылыкларда 9 кеше зыян күргән. Шуларның алтысы Чечнядан, икесе җирле халык һәм лагерь урынбасары Борис Усольцев.

Әлеге хәлләрдән соң яңа чуалышлардан куркып лагерьдә ял итүче чеченнарның барысы да кайтарып җибәрелгән.

Шулай ук яраланган яшүсмерләр дә Чечня республикасы хастаханәләренә озатылган.

Кранснодар крае эчке эшләр идарәсенең мәгълүмат һәм иҗтимагый бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Игорь Желябин сүзләренчә, бары милициянең үз вакытында килүе генә моның зур канкоеш белән бетүеннән саклап калган. Чөнки низаг урынына инде үзләренекенә ярдәмгә дип бер җирле төркем, ә икенче яктан Лазарев районыннан чечен якташлары кузгалган булган.

Желябин хәзерге вакытта “Бер төркем кешеләр тарафыннан кылынган хулиганлык” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганын әйтә һәм булган хәлләргә рәсми карашны белдерә.

Сүз аркылы сүз чыгып...

“Дон” сәламәтләндерү лагерендә ял итүче Чечнядан өч яшүсмер (1996, 1994 һәм 1998 елгылар) Ростов өлкәсеннән булган балалар бүлегенә килеп 1996 елгы кыз белән танышырга теләгәннәр. Күрәсең, бу кызга аларның сөйләшүе ошамаган һәм ул бу хакта чеченнарның үзләренә әйткән. Егетләр исә моңа мыскыллы җавап кайтарганнар. Әлеге сүз куертуны лагерь директоры урынбасары Усольцев күзәткән. Ул егетләрдән тыныч кына моннан китүләрен сораган. Яшүсмерләр исә бу аның эше түгеллеген һәм кайчан китәселәре килсә, шунда китәчәкләрен әйткән”, ди ул.

Желябин әйтүенчә, шуннан әлеге сөйләшү бер-береңә каршы кул күтәрүгә барып җиткән. Шуңа җинаять эше хулиганлык нигезендә ачылган. Әгәр күпләр монда милләтара нәфрәт хөкем сөргән дисә дә, эчке эшләр идарәсе вәкиле моны кире кага.

Чечня президентының матбугат сәркатибе Альви Кәримов та милләтара күрәалмаучанлык сәбәп булуы белән килешми.

Аның фикеренчә, лагерьнең җитәкче урынбасары хәлне җайлар урынга куертып кына җибәргән. Ул шулай ук Чечня президенты Рамзан Кадыйровның Ростов, Чуашстан һәм Омски тәрбиячеләренең җирле кешеләр килгәндә чечен балаларын үзләренеке араларына качыруын һәм шуның нигезендә аларны саклап калуын бик мәрхәмәтле гамәл дип атавын әйтте.

Лагерь җитәкчелегенең әлеге чуалышларны Чечнядан булган балалар китеп чыгарды дигән фикер белән Кәримов һич кенә дә килешми.

“Чөнки балаларның бер-икесе генә түгел, ә барысы да Усольцевның айнык булмавын әйтте. Ни өчен әлеге чуалышларда катнашу өчен ул җирле төркемнәрне монда чакырткан. Ул бит лагерь җитәкчесе”, ди ул.

Һәр якның үз карашы

Моннан тыш, Чечен җитәкчеләре Усольцев яшүсмеләрне милли нигездә дә кимсеткән дип бара. Чечнядагы кеше хокуклары вәкиле Нурди Нухажиев Русия президенты Дмитрий Медведевка ачык хат әзерли. Ул Краснодар крае губернаторы Александр Ткачевка төбәктә кеше хокуклары бозылуына һәм милләт нигезендә кимсетүләргә дәгъва белдерә. Шулай ук Нухажиев балаларны һәм аларны озата барган тәрбиячеләрнең кыйналуы эше нигезендә Русия һәм Көньяк федераль бүлгесе прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

Ткачев исә үзенә белдерелгән дәгъваларны кире какты. Ул милиция китергән дәлилләр белән килешүен һәм әлеге хәлнең бернинди дә милләтара низаг түгел, ә бары гади хулиганлык булуы белән килешүен әйтте.

Чеченнарны яратмаумы?

Гелендҗиктан журналист Яна Сахарова ел саен диңгез буендагы курорт бистәләрендә чеченнар катнашында ниндидер каршылыклар чыгуын һәм ял итүчеләрне шәхси йортларына урнаштыручылар чечен номеры булган машиналарны үзләренә алмаска тырышуын сөйли.

Туапсе лагерендәге хәлләр нәкъ Ингушта “Терек” чечен футбол такымы җанатарларына һөҗүм белән бервакытка туры килде. Кайберәүләр исә Русиядә кабат чеченнарга каршы нәфрәт башланды дип саный. Әмма “Сова” үзәгенең башкарма җитәкчесе Галина Кожевникова моның белән килешми. Ул әлеге хәлләр бер-берсе белән һич кенә дә бәйле булмавын әйтә.

XS
SM
MD
LG