Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Башкортстанга яңа президент килгәч республикадагы хәлләр турында дөрес мәгълүмат бирелә башланды. Ул Рөстәм Хәмитов авызыннан яңгырый.

Башкортстанның яңа президенты вазыйфасына килүенә 10 көн үтүгә карамастан, үзгәрешләр җитәрлек. Рөстәм Хәмитов иң беренче фәрманы белән балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм аларның ярдәмчеләренең хезмәт хакларын күтәргән иде. Инде килеп, мәгълүмат чаралары ”сәер саннар” белән халыкны аптырата.

Эш шунда, республиканың барлык мәгълүмат чаралары Башкортстанны чәчәк аткан төбәк дип атый иде. Рөстәм Хәмитов исә, бөтенләй башка саннар ирештерде. Аның сүзләренчә, дүрт миллион халык яшәгән республика өчен еллык 80 миллиард сум казна - ул бик аз.

”10 миллионнан артык халык яшәгән Мәскәүнең еллык казнасы триллион сумнан артык”, диде президент. Ул шулай ук хезмәт хакы күләме буенча Башкортстанның Русия төбәкләре арасында 40нчы урында торуын әйтте. Республика халкының 40 %ы авылда яшәгәндә, алар өлешенә җитештерелгән азык-төлекнең 10%ы гына туры килүен әйтте.

Президент халыкка якын булмакчы

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов халык белән аралашу дәрәҗәсен үстерү өчен җәмәгатьчелек кабул итү урыннары оештыру турында фәрман бирде. Алар: Күмертау, Нефтекама, Октябрьски, Сибай, Учалы шәһәрләрендә һәм Дуван районында булачак.

Татар җәмәгатьчелеге дә читтә калмый

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы узды. Анда 18 татар оешмасы җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Һәр оешма Рөстәм Хәмитовка мөрәҗгать һәм тәкъдимнәр тексты әзерләп килгән.

Мәсәлән, Татар телле язучылар берлеге рәисе, профессор Рәиф Әмиров мондый тәкъдимнәр әзерләгән:

“Татар театрларының эшчәнлеген җанландыру; театрларның татар районнарында чыгышларын уздыру; Татарстан театрларын да Башкортстанга “үткәрү”; югары уку йортларында татар бүлекләрен кабат элекке дәрәҗәгә җиткерү; Татар телле язучылар берлеген казнадан финанслау; Татарстан белән Башкортстан арасында шартнамәне яңарту”.

Тәкъдимнәр арасында татар филармониясен оештыру, китап нәшриятында татар редакциясен булдыру, дәүләт телевидениесе һәм радиосында татар тапшыруларының вакытын күбәйтү һәм башкалар һәм башкалар. Әлеге тәкъдимнәрне берләштереп язу өчен редакция төркеме төзелде.

Җыелышта министрлар эшчәнлеге дә тикшерелде. Иң каты сүзләр Мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев белән Мәгариф министры Зиннәт Аллаяров булды. Аларны вазыйфаларыннан алу тәкъдиме кертелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG