Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре “Киләчәк”тә татар мәгарифе үсеше нык кимсетелгән дигән карашта. 29 июльдә алар Казан Кирмәне янында пикет үткәрде. Пикетта Татар иҗтимагый үзәге, “Мөслимә” оешмасы һәм “Мәгариф” ассоциациясе вәкилләре катнашты.


Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов “Киләчәк” програмын президент Рөстәм Миңнехановка күрсәтәчәк, шуңа күрә без монда, дип белдерде. Министрлыктан да бу мәгълүматны кире какмадылар.

Җәмәгать тыңлаулары булмаган


Галишан Нуриәхмәт әлеге програмны мәгариф белгечләре әзерләсә дә, киң җәмәгатьчелектән яшереп эшләнде дигән карашта.

“Ул програмда татар балалар бакчаларына бернәрсә дә каралмаган, алар юк кебек. Татар мәгарифе дә анда юк шикелле. Татар мәгарифен күтәрергә кирәк дип күп сүзләр сөйләнелә. Ләкин практик бернәрсә дә каралмаган. Сүзе бар, ә програмда бер тиен дә акча каралмаган”, ди Нуриәхмәт.
Соңгы ике елда 111 татар мәктәбе ябылган

Иҗтимагый оешмалар белдерүенчә, әлеге програмда милләт, туган телем дип җан аткан татар халкының мәнфәгате исәпкә алынмаган. Казан хакимияте бинасы белән Казан Кирмәне арасына тезелеп баскан каршылык белдерүчеләр күп түгел, бары тик 12 генә кеше иде.

“Безнең “Мөслимә” оешмасы вәкилләре атналар буе бакчаларында яталар. Алар минем фикердәшләр. Мәктәп һәм тел язмышы хәл ителгәндә, берьяктан караганда, бакча эше әһәмиятлерәк булырга тиеш түгел. Бүген безнең милләт, тел мәсьәләсе, халык санын алу мәсьәләсе хәл ителә торган көннәр. Чор бик катлаулы.

Икенче яктан, адәм баласы шушы корылык сәбәпле үземнең булган ризыгымны җыйем әле, ач калмасам иде, ди. Ул шөбһә дә бар”, ди “Мөслимә” оешмасы башлыгы Әлмирә Әдиятуллина.

Ышанычны бетерделәр

Галишан Нуриәхмәт тә ата-аналар һәм укытучылар алар янында булырга тиеш кана бит ди. Тик укытучылар теләктәшлек белдереп чыгарлар иде дә, икенче көнне үк аларны эшләреннән куарга мөмкиннәр.

“Халык бездә демократия булыр дип ышанып йөрде, әмма бер генә ышаныч та акланмады. Хәзер Мәскәү күрсәтмәсе белән суверенитетны да юкка чыгаргач, ышаныч бик аз калды. Шуңа күрә, безнең җәмәгать эшлеклеләре йөрми, журналистлар һәм язучылар шулай ук пикетларга чыкмый”, ди Нуриәхмәт.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, “Ватаным Татарстан” газеты һәм “Татарстан Яңа Гасыр” телевидениесе журналистлары да киләбез дип ышандырган булган, күренмәгәннәр.

Ә менә пикетчыларны күзәтеп һәм язуларны күчереп алучы хокук саклау оешмалары вәкилләре – милиционерлар 4-5 кеше иде. Милиция майоры нигә күчереп алуларына аңлатма бирмәде.

Канунны үзләре дә үтәми

Соңгы вакытта милли һәм социаль мәсьәләләргә багышланган пикетларга Татарстан җитәкчелегенең әллә ни исе китми. Халык алдында торган проблемнарны кануни юл белән чишү нәтиҗәлерәк булмасмы?

“Демократик илдә һәм кануни илдә генә кануни юллар белән эшләп була. Ә бездә демократия дә юк, канунны үзләре дә үтәмиләр. Русия конституциясендә милләтләрнең хокуклары турында әйтелгән.

Ә безнең Бердәм Дәүләт Имтиханын бирүне дә, үз телеңдә укуны да тыялар. Бөтен Русиядә татар мәктәпләрен ябып бетерделәр, Башкортстанда да ябылды.

Татарстанда калган иде, аларын бик тырышып-тырышып ябуны дәвам итәләр. Аның дәлиле “Киләчәк” програмында язып куелган. Соңгы ике елда ябылган мәктәпләрнең 111 дә татар мәктәбе”, ди Нуриәхмәт.

178нче мәктәпне татарларга


“Мәгариф” ассоциациясе әгъзасы, Казанның Совет районында әлеге оешма бүлегенең рәисе Гөлфәния Җәләлова да әлеге пикетта иде. Татар мәктәпләренең язмышын хатлар яза-яза, бик авырлык белән генә булса да, алга җибәрергә мөмкин дигән карашта.

“2001 елдан бирле 20нче гимназия балалар бакчасында утыра. “Звезда Поволжья” газетында Миңнехановка ачык хат белән мөрәҗәгать иттем. Шуннан соң гына мэриядән килеп тикшереп, элекке бер мәктәп бинасын капиталь төзекләндереп, 20нче мәктәпне шунда күчерергә исәплиләр.
Җәләлова һәм милиция хезмәткәре

Нәтиҗә булсын дисәң, халык үзе йокламаска тиеш. Менә шулай итеп без чыгып йөрмәсәк, көрәшмәсәк, шул ук татар мәктәпләренең укытучылары, директорлары иртәгә эшсез калачак, мәктәпләр ябылачак.

Совет районында 35 мәктәп бар. 36нчысы ачылырга тиеш. Шуның фәкать 3се генә татарныкы. Бүгенгә кадәр берсе балалар бакчасы бинасында утырды. Икенчесе Дәрвишләр бистәсендәгесе бик искереп беткән бер мәктәптә. Ә өченчесе аның элекке төрек-татар лицее иде. Беләсез, төрекләрне куып җибәрделәр.

Менә хәзер 178нче мәктәпне ачалар. 177нче мәктәпне ачкан чакта шәһәр башлыгы Метшин чираттагысы татар мәктәбе булачак дип белдергән иде. Хәзер кире чигенеш булды. Ул мәктәп тә урыс мәктәбе булачак. Аерым татар сыйныфлары кертеп утыртмакчы булалар, әмма без аның белән канәгать түгел”, ди Җәләлова.

Пикетта катнашучылар фикеренчә, татар сыйныфлары да булган белем учагында укучыларга милли татар тәрбиясе тәтемәячәк. Барлык тәрбия эшләре дә урыс телендә һәм чит рухта алып барылачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG