Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы сентябрьгә кадәр “Кыйбла”сыз калды


“Ихлас” мәчете картлары
“Ихлас” мәчете картлары

“Чаллы телевидениесеннән дүрт татар тапшыруы берьюлы юкка чыкты. Ни өчен татар тамашачысыннан шулай көләләр, аны санга сукмыйлар.” Соңгы вакытларда “Азатлык” хәбәрчесенә шундый мөрәҗәгатьләр күбәйде. Хәбәрче үз чиратында вәзгыятьнең асылын беркадәр өйрәнде.

Чаллы телевидениесеннән татарча тапшыруларның югала башлавына беренче булып бабайлар һәм әбиләр игътибар итә. Чөнки өлкәннәр яратып карый торган “Кыйбла” тапшыруы берничә атна дәвамында эфирга чыкмый. Аннан соң татарча башка тапшыруларның туктап калуы турында да сүзләр тарала. Чаллыдан берничә кеше бу хакта “Азатлык” хәбәрчесенә дә мөрәҗәгать итте. Әйткәнемчә, халыкның зур өлеше дини юнәлештә булган “Кыйбла” тапшыруына игътибар итә. Бу тапшыру атнага бер күрсәтелә иде.

Халык фикере

“Азатлык” хәбәрчесе Чаллының “Ихлас” мәчетендә булып, өлкәннәр фикерен белеште.

“Соңгы 2-3 атнада “Кыйбла” тапшыруын күпме карарга тырышсак та, карый алмадык. Башка тапшыру күрсәттеләр. Програмда ул юк. Сәбәбен аңлатмадылар. Яшьләр өчен дә, өлкәннәргә дә бу тапшыруның әһәмияте гаять зур иде”, дигән фикерне куәтләделәр мәчеткә йөрүче Әсхәдулла Садыйков, Хәйдәр Низамов, Фәрит Камалов һәм Әмирша Бакиров. Вәзгыять һаман шулай калса, алар мөрәҗәгатъләр язып, шәһәр хакимиятенә барырга әзер торуларын белдерделәр.

Җитәкче башкача уйлый


Рахман Шәфигуллин
“Журналистлар ялда, шуңа элекке тапшыруларны кабатлап бирәбез. Тапшырулар туктатылмады. Сентябрь аенда аларны кабат торгызабыз, яңа көч белән. Татар тамашачысы булганда, татар тапшырулары туктатылмас”, дип ышандыра “Чаллы ТВ” җитәкчесе Рахман Шәфигуллин.

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең элекке рәисе Тәлгать Әхмәдишин татар тапшыруларының бетүе – милләтне бетерү, дип саный.

“Халык санын исәпкә алу алдыннан татарча тапшыруларның югалуы бик үкенечле хәл. Моңа кадәр дә бу ТВ милли-сәяси тапшырулары белән ялтырамады. Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Шәйхетдингә карата булган мәхкәмә эшләре бөтенләй сөйләнмәде, күрсәтелмәде”, ди ул.

Халыкта шундый фикер дә барлыкка килде, “туктатылган татарча тапшырулар кабат торгызылмаячак.” Рахман Шәфигуллин исә сентябрь аенда тапшырулар кабат булачак, дип ышандыра.
XS
SM
MD
LG