Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБга кисәтү ясарга рөхсәт бирелде


Русия президенты Дмитрий Медведев ФСБ вәкаләтләрен арттыру канунын раслады. Элегрәк документ Русия Дәүләт Думасы һәм Федерация Шурасы тарафыннан кабул ителгән иде. Русия җәмәгатьчелегенең күп кенә вәкилләре һәм оппозиция бу канун демократиядән полиция дәүләтенә таба адым булачак дип аңа каршы чыкты.

Канун нигезендә, ФСБ хезмәткәрләре кешеләргә тегә яки бу гамәлне кылмаска дип алдан ук рәсми рәвештә кисәтү ясый алачак. Ул үтәлмәгән очракта аларны административ җаваплылыкка тарту каралган.

Әлеге канун өлгесе экстремизмга каршы көрәш өчен булдырылды диелсә дә, күпләр моңа ышанмый. Алар ФСБ моны сәяси өлкәдә кисәтүләр ясау өчен кулланачак дип борчыла.

Белгечләр бу совет заманы тәҗрибәсенә әйләнеп кайтуны яңартачак дип борчыла. Ул чакта КГБ аерым кешеләрне рәсми булмаган очрашуларга чакырып үз эшчәнлеге, дуслары турында сөйләтүне гадәткә керткән иде. Бу исә “үзгәрәк фикерләүчеләрне” эзәрлекләү өчен кулланылды.

Хәзер дә канун өлгесендә барысы да бәйнә-бәйнә язылмау сәбәпле, ФСБ вәкилләре журналистларга, хокук яклаучыларга кисәтүләр ясый алачак. Шулай ук бу канун оппозицион газетларны һәм хокук яклау оешмаларын ябу һәм аларның хуҗаларына кисәтү ясау өчен уңай шартлар тудыра. Әлбәттә ФСБ кисәтү ясау юлларын үзе билгеләячәк һәм ул сөйләшкән кешедән серне чишмәү турында имза да куйдырта ала.

Болар үтәлмәгән очракта инде 1 меңгә хәтле штраф һәм 15 тәүлеккә утырту каралган. Җитәкчеләр өчен бу штрафлар тагын да зуррак.

Әлеге канун өлгесе яз көнне Русия Дәүләт Думасына тәкъдим ителгәч күп бәхәсләр уятты. Хәттә Русия президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү шурасы Дмитрий Медведевка аны кабул итүне туктатуны сорап мөрәҗәгать тә юллаган иде. Әмма Екатеринбурда Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Медведев белән булган матбугат очрашуында Русия президенты журналистларга әлеге канун аның йөкләмәсе белән эшләнүен әйтте.

“Бу халыкара түгел, ә безнең эчке ил кануны булуына игътибар итәсем килә. Икенчедән һәрбер ил үз кануннарын камилләштерә ала, шул исәптән махсус хезмәтләр турындагысын да”, диде Медведев.

Җәмәгатьчелек Федераль Җыен канунны үткәрмәс дип өмет итте. 80гә якын билгеле хокук яклаучылар, оппозиционерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре ярдәм сорап Федерация Шурасы спикеры Сергей Мироновка мөрәҗәгать юллаган иде. Анда исә “Русия һәм чит ил җәмәгатьчелеге яңа канун өлгесе ФСБга тоталитар режим вакытындагы махсус хезмәтләр вазыйфаларын кайтара. Канунны эшләүчеләр ризасызларны, үзгә фикер йөртүчеләрне һәм хакимиятне тәнкыйтьләүчеләрне куркыту өчен юридик юл булдырмакчылар”, диелгән иде.

Әмма аларның өмете акланмады, ФСБ вәкаләтләрен арттыра торган канунны 19 июль көнне Федерация Шурасы, ә бүген Русия президенты раслады.
XS
SM
MD
LG