Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи WikiLeaksның яшерен мәгълуматлар чыгаруына ачу белдерә


Әфган президенты Хәмит Карзаи WikiLeaks интернет сәхифәсендә АКШ яшерен күзләү хисапларын чыгаруны “бик тә җавапсыз һәм шаккатыргыч” гамәл дип атады.

Карзаи бу документлардагы күзләү мәгълуматлары АКШ җитәкчелегенә мәгълумат биргән әфганнарның гомеренә куркыныч тудыра диде.

90 меңнән артык хисапның 15 меңендә АКШ хәрбиләре белән хезмәттәшлек иткән әфганнарның исемнәре атала диелә.

Карзаи шулай ук халыкара көчләрнең Пакстандагы Талибан ныгытмаларын юк итү теләге булуга шик белдерде.
XS
SM
MD
LG