Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Иран белән сөйләшүләрне яңарту тәкъдимен хуплый


АКШ Европа Берлегенең Иран белән сөйләшүләрне тизрәк яңарту тәкъдимен хуплый.

АКШ дәүләт департаментының рәсми вәкиле Филип Кроули АКШ алты ил һәм Иран катнашында Тәһранның атом програмына бәйле каршылыкны чишү сөйләшүләрен дәвам итәргә әле дә әзер дип белдерде.

Чәршәмбе Европа Берлегенең тышкы сәясәт җитәкчесе Кэтрин Эштон Европа Берлегендә әле генә Иранга каршы кертелгән чикләүләр сөйләшүләрне яңартуга киртә булмас дип өметләнүен белдерде.
XS
SM
MD
LG