Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

Кытайда су басу агулы матдәләрне елгага агызган


Кытайның төньяк-көнчыгышында көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су басу бер корылмадагы өч меңнән артык химик матдәле савытны Сунгари елгасына алып киткән.

“Синхуа” агентлыгы белдерүенчә, пәнҗешәмбе иртәсенә елгадагы агу тулы ул савытларның бары 400-ләбе генә чыгарылган.

Елганы чистарту эше дәвам итә.

Быел Кытайдагы су басуларда 900-дән артык кеше һәлак булды, 500-ләп кеше югалды.

Су басу зыяны дистәләрчә миллиард доллар белән исәпләнә.

XS
SM
MD
LG