Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Ачу көне" оештыручылар 12 августта җыелмакчы


Мәскәүдә оппозиция һәм хокук яклаучылар 12 августта “Ачу көне” җыены үткәрүне сорап шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итте.

“Сул фронт” оешмасы җитәкчесе Сергей Удальцев әйтүенчә, алар Мәскәү мэриясе каршында митинг үткәрергә телиләр.

Митингта Мәскәү хакимиятенең вазифасыннан китүен, төбәкләр башлыкларын сайлау тәртибен кайтаруны, шәһәрнең тарихи өлешен саклап калуны таләп итәчәкләр.

Июнь ахырында шундый чараны үткәрүгә милиция мөмкинлек бирмәде. Алар митингка җыелганнарның күбесен кыйнады һәм тоткарлады.
XS
SM
MD
LG