Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

Русия киңлекләрендә бәйрәмнәр болай да бихисап иде – тагын берәү өстәлде. Хәзер барча диннәрне тотучылар да Русияне чукындыру көнен күмәкләп бәйрәм итәргә “хокуклы” булачак – дәүләти бәйрәм икән бу көн.

Бу җәһәттән, артка борылыбрак карап, татарны көчләп чукындыру буенча хәшәрәт гамәлләрне дә искә төшереп алу таләп ителәдер. 1939 елда чыккан “История Татарии в документах и материалах” дигән җыентыкта моңа кагылышлы җан өшеткеч гамәлләр турында бихисап документлар китерелә.

Новгород елъязмасының 1555 елгы бер өлешендә менә нәрсә укырга мөмкин: “Төрмәдә утыручы татарларны чукындырып, монастырьләргә таратырга, ә чукынырга теләмәгәннәрне суга ыргытырга”.

Патшаның 1722 елгы карарыннан күренгәнчә, мөселманнар чукынса, аларны 25 еллык армия хезмәтенә алмаска, ә чукынмаганнарны - алырга дигән боерык бирелә.

Патша Федор Иванович карарында “Татарны диненнән биздерергә, татар мәчетләрен “посметати”, ягъни кырып себерергә боерыла. Ә “изге дингә килүчеләрне”, алар җинаять кылсалар да, төрмәгә утыртмаска – монастырьләргә җибәрергә.

Йомышчы (служилый) татарларның 1647 елда язылган хатында болай диелгән: “Галиҗанәп Патша хәзрәтләре! Безне, үз колларыңны, нык чукындырырга кушма инде, ә үзебезнең "поганый басурман" динендә калырга фәрман бирче”.

1649 елгы Соборное Уложение "әгәр басурман кешесе берәр урысны ялган белән үз диненә күндерсә, аны һич тә кызганмыйча, яндырып үтерергә" куша.

Мондый мисаллар бихисап. Ә бүген ислам динен тотучылар күрше халыкның чукынган көнен үз бәйрәмнәре дип тә танырга тиеш булып чыга. Хәер, монысы – мәсьәләнең бер ягы гына. Тик менә кайчакта ялган белән ямалган тарихның очын-очка бәйләү мөмкин дә түгел. Элекке елларда православ динен Киев Русе вакытында кабул иткәннәр, дип аңлаталар иде. Артабан инде патша Алексей Романов чорындагы реформаларны күздә тотып, чын дин XVII гасыр урталарында кабул ителгән, дип тә аңлата башладылар.

Әмма эш анда гына түгел: иске дин урынына грек динен кертү олуг чуалышларга да китергән. Мәсәлән, тарих дәресләрендә Степан Разин җитәкчелегендәге баш күтәрүне сыйнфый көрәш дип аңлаталар. Ә чынлыкта бу баш күтәрүнең максаты – Иске динне саклап калу гына. Баш күтәрүләр уңышсыз тәмамлана. Яңа динне кабул итәргә теләмәгәннәр Мәскәүләрдән ераккарак качалар.

Әйтик, урыс халкының горурлыгы Михаил Ломоносов та бит яңа динне кабул итә алмаганнан Архангельски якларына качып киткәннәр токымыннан. Яңа динне танырга теләмәүчеләрнең күпчелеге көнчыгыш тарафларга агылган. Әйтик, Башкортстанның Бәләбәй районындагы Верхне-Усенька, Датский, Репьевка авыллары халкы 19-нчы гасыр җанисәпләрендә “старовер” дип язылган. Хәзер исә бу авыллар урынында бушлык кына.

Приморье якларының Уссури карурманында староверлар 1970 елларда да үзләренчә яшиләр иде әле. Чын үзидарә шартларында. Иң беренче һәм мөһим сыйфатлары – пакълык һәм тугрылык. Хәтта чит кешегә чишмәдән су алыр өчен дә аерым чиләк куела торган булган.

“Старая вера” дигән төшенчәнең үзенә килсәк, ул - Тәңречелек диненең бер тармагы гына. Ә бу диннең төп мәгънәсе - табигатьне зурлау, аңа табыну, табигый шартларга җайлашып яшәү. Мәрхүм Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” дигән романы белән таныш кеше бу дин турында кайбер мәгълүматларга иядер дә әле...

Шунысы гыйбрәтле: тәңречелек диненең бәйрәмнәре дә табигать шартларына җайлашу чаралары гына булган. Нәкъ шунлыктан да инде алар ел фасыллары белән тәңгәл килгәннәр. Нәүрүз һәм Сөмбелә – көн белән төннең бер үк озынлыкта булуына багышланганнар. Сабан туе – язгы чәчү башлануы көне. Иң озын көн, Җыен бәйрәме - чәчүләр беткәч, печәнгә төшкәнче ял итеп алу чоры. Иң кыска көннең озыная башлавы – Нардуган. Бу сүзне “Кояш туган көн” дип аңлату да очрый.

Бу җәһәттән, гаҗәпләнерлек нәрсәләр дә бар. Әйтик, танылган җырчы-сандугачыбыз Венера Ганиева, күз дә йоммыйча, телевизор аша Нардуганны керәшен бәйрәме дип атады. Юк ла инде! Ул - безнең гомум бәйрәмебез, тәңречелек динен тоткан бабаларыбыз мирасы.

Язучы һәм күренекле милләтпәрвәр Нурулла Гариф, әлбәттә, хаклы: "Барча диннәр дә яхшы". Тик аларны көчләп тагуны яхшы гамәл дип санап булмый инде, җәмәгать.

Айрат Ибраһим
Сембер шәһәре

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG