Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:18

IMAX Русиядә яңа кинотеатрлар ача


IMAX ел ахырына Русиядәге Cinema Park челтәрендә яңа өч урынын ачачак. 2012 елга тагын шундый 7 кинотеатр ачылыр дип көтелә.

Cinema Park-ның әле тагын дүрт IMAX системы өстәү мөмкинлеге бар.

Яңа кино үзәкләре Русиянең төрле төбәкләрендәге шәһәрләрдә ачыла.Cinema Park-ның Чаллыда да кинотеатры бар.

Бу килешү нигезендә 2012 елда Русиядә һәм БДБның башка илләрендә IMAX кинотеатрлары саны 27-гә җитәчәк.

Нәтиҗәдә Русия АКШ һәм Кытайдан кала IMAX кинотеатрлары иң күп таралган өченче ил булачак.

IMAX системасы (инглизчә Image Maximum сүзләреннән) күрсәтү экранын мөмкин кадәр зуррак ясап, тамашачы өчен "катнашу" галәмәтен арттыруга нигезләнә. Экранның озынлыгы гадәттә 22 метр, ә биеклеге 16 метр була.

XS
SM
MD
LG