Accessibility links

Кайнар хәбәр

Режимга каршы тору: җиңел түгел, әмма андыйлар бар


Евгения Чирикова
Евгения Чирикова

Химки урманын яклаучы берничә кеше милиция бүлегенә озатылды. Аларны хокук саклаучыларның кануни таләпләренә буйсынмауда гаеплиләр. Шулай ук урманны яклап шәһәр хакимияте бинасына һөҗүм итүчеләргә дә җинаять эше ачылган.

Әлеге хәлнең икесе дә бер-бер артлы булды. Чәршәмбе көнне ОМОН экологлар утырган җиргә бәреп кереп губернатор Громов карары нигездә сезнең монда калырга хакыгыз юк дип аларны куарга тотынган. Урманны яклаучыларны җитәкләгән Евгения Чирикова сүзләренчә, хокук саклаучыларның күп булуы сәбәпле алар буйсынган. Әмма юлга чыккач ук ОМОН аларны этеп-төртеп автобусларга кертеп, милиция бүлегенә алып киткән.

Шул ук вакытта бер төркем билгесез кешеләр урманны яклау шигарьләрен кычкырып шәһәр бинасына һөҗүм иткән. Алар тәрәзәләрне ваткан, утлы таяклар ташлаган. Соңрак “Антифа” оешмасы моны үз өстенә алды һәм видеосын интернет сәхифәсенә элде.

Әйтергә кирәк, элегрәк Химки урманын саклаучыларга бер төркем билгесез кешеләр һөҗүм иткән иде. Шулай ук аларны милициягә дә алып киттеләр. Шуңа да карамастан урманны яклаучыларны оештырып йөргән Евгения Чирикова куркып калмыйча бу эшне дәвам итә.

Чирикова хәрәкәт итәргә була

Мәскәүдә яшәүче бу ханым сәяси кеше түгел. Ул элекке эшмәкәр хатын-кыз. Аның кечкенә генә ике кызы үсеп килә, ире бар.

2007 елның җәендә чираттагы тапкыр Химки урманында йөргәндә Евгения Чирикова һәм аның ире Михаил агачларга кызыл билгеләр сызылганын күрә. Һәм алар моның киселергә тиешлеген аңлап ала.

Интернетта актарынгач алар чыннан да Химки халкыннан качырып кына әлеге урманның сатылганын һәм төзелеш ширкәтенең анда юл салырга җыенуын белә.

Нәкъ шул вакытта Чирикова хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлый. Евгения Чирикова һич кенә дә ниндидер сәяси кешегә охшамаган. Әмма соңгы атналарда бу кечкенә сары чәчле, чәчәкле күлмәк кигән 33 яшьлек Чириковага Мәскәү янындагы урманны саклап калу өчен шактый күпне күрергә туры килде.

Чирикова инде тырышлыгы сәбәпле экологлар арасында зур абруй да казанды, массакүләм мәгълүмат чараларында да ул төп игътибарны алып тора.

Каршы торучыларның яңа дулкыны

Мөгаен 3 ел элек бу эшкә тотынганда ул соңгы атналарда күрәчәк михнәтләрне башына да китермәгәндер. Ул урманда агачларны кисүдән саклау өчен чатырлар корды, лагерь булдырды. Хәзерге вакытта алар агачлар кисүне вакытлыча туктата алды. Ләкин моның өчен түләгән хаклар шактый югары булды.

Күзәтүчеләр Чирикова Русиядә яңа дулкын гражданнар вәкиле символы дип саный. Хәзер исә мондыйларның саны арта бара. Шул ук Владивостокта чит ил машиналарына тарифларны арттыруга каршылык йөзеннән пикетлар уздыру, Ульян укытучыларының мәктәпне ябуга каршы ачлык игълан итүе моңа берничә мисал гына.

Чирикова белән ике ел дәвамында хезмәттәшлек иткән “Гринпис” юристы Ольга Блатова сүзләренчә, бу яңа буын урыслар Русиядә яшәүче гади кешеләр генә түгел, ә үзенең сәламәтлеге, яшәве, киләчәге турында уйлаучы Русия гражданнары.

“Кеше беренчедән актив, икенчедән, ул барысын да тәнкыйди яктан карый. Хакимият биргәннең барысын да “йотып” бармый, ә аңа бәя бирә”, ди ул.

Хәрәкәт арта


Әле берничә ел элек кенә Чирикова башка мәскәүләрдән берние белән аерылмый иде. Шактый бай, ике югары белеме булган (бизнес һәм машина төзелеше өлкәсендә) бу ханым элек финанс ширкәт җитәкчесе урынбасары булган.

1998 елны алар гаиләсе белән шәһәр шаукымыннан туеп Химки авылына күчәргә уйлый. Чирикова беренче баласына йөкле була һәм еш кына саф һава сулап урманда йөрергә ярата.

Ләкин 2004 елны Русия транспорт министрлыгы бөкеләрне бетерү өчен Мәскәү һәм Петербур арасында яңа юл төзү карарын чыгара. Ә Химки мэры тагын ике елдан Шереметьево һава аланына араны якынайту өчен тагын бер урама юл салырга була.

Чирикова исә моның һич кенә дә дөрес карар түгеллеген аңлавын әйтә.

“Чөнки инженер буларак урман арасында шундый бормалы-бормалы, кыеклы юл төзү дөрес түгеллеге билгеле. Чөнки юлга кергәндә алар тизлекне җыярга мөмкинлек бирмәячәк. Аңлашыла ки бу имән урманында төзелеш башлар өчен хәйләкәр бер юл”, ди ул.

Чирикова 2007 елны бер кулына бала тотып, икенчесе белән Химки урманын яклау турында кәгазьләр ябыштырып йөри. Шунда ук кызыксынучыларга үз телефон номерын да калдыра. Һәм аңа шактый гына Химкида яшәүче халык шалтырата.

Чирикова сүзләренчә, тиздән алар экологик-агарту хәрәкәтенә оеша һәм аның фатирында җыела башлый. Алар халык игътибарын җәлеп итү өчен төрле чаралар, түгәрәк өстәлләр уздыра, Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллый.

Шулай ук 2010 елның язында алар экологик нәтиҗәләрне аңлатып халыкара оешмаларга да хатлар яза.

Солженицынны үрнәк итеп

Ләкин бу айда Чирикова җитәкләгән хәрәкәт хәлнең катлаулана баруын сизә, чөнки урманны кисүгә ныклап тотыналар. Алар лагерь төзеп аны яклап калырга тырыша, урманны тәүлек буе саклый.

Француз ширкәте инде үз төзелеш техникасын чыгара, әмма шуңа да карамастан эшләр дәвам итә. Аларга һөҗүмнәр башлана.

Әмма Чирикова куркып калмавын күрсәтә. Ул мисал итеп язучы Александр Солженицынны китерә.

“Кайвакыт мин авыр булганда аның “Архипелаг гулаг” әсәрен укыйм һәм “Я, Ходай, миңа ничек яхшы” дип уйлап куям. Кеше төрмәдә утырып авырган килеш режимны үзгәртү турында уйланган. Әле сәламәтлеге какшаган булуга карамастан, ул үзенең әсәрен язарга көч тапкан. Һәм бу бөтен дөньяны уятып җибәрде. Бездә шул кадәр мөмкинлек көче зур. Солженицыннан аермалы буларак без әле иректә, митинглар уздырабыз, интернет, кесә телефоныбыз бар. Без сөйләп бетергесез бәхетле”, ди ул.

Чирикова хәзерге буын гражданнар җәмгыятендә күбрәк катнашып Русияне үзгәртүгә китерер дип өметләнә. Ул хәзергә әле урман өчен генә көрәшүен, әмма бу инде хөкүмәткә бер билге булуын әйтә.

“Мондый кешеләр күбрәк булачак дип саныйм. Хәзер инде үзен хөрмәт иткән кеше беренче каналны карамый. Чөнки бу аңгыралар өчен, анда яңалык юк. Һәм мондыйларның саны арта бара һәм алар бер-берсе белән берләшә. Мондый хәлне күзләре туймаган түрәләр үзләре тудыра дип саныйм”, ди ул.
XS
SM
MD
LG