Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элла Памфилова үз урынына Александр Аузанны тәкъдим итә


Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы рәисәсе вазифасыннан китүче Элла Памфилова үз урынына Александр Аузанны билгеләргә тәкъдим итте.

Икътисадый фәннәр докторы, профессор Аузан бу шурада инде берничә ел эшли.

“Мин аны лаеклы намзәт дип саныйм”, - диде Памфилова.

Ул вазифасынна китү сәбәбен әйтүдән баш тартып, бары тик моның үз шәхси карары булганлыгын гына белдерде.

Памфилова әлеге вазифада 2004 елдан бирле эшләде.
XS
SM
MD
LG