Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:00

Русия татарлары һәм башкортлары тормышында зур вакыйга булды. 20 ел дәвамында Башкортстан белән җитәкчелек иткәннән соң президент Мортаза Рәхимов отставкага китте. Аның урынына Рөстәм Хәмитов билгеләнде. Миллион ярымлап татар яшәгән бу республиканың эчке һәм тышкы сәясәтендәге үзгәрешләр, татарларның язмышы һәм киләчәге турында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән сөйләшәбез.

Римзил Вәли. Дамир әфәнде, соңгы вакыйганы ничек кабул иттегез?

Дамир Исхаков.
Бу вакыйга минем өчен көтелмәгән хәл булмады. Аның тизлеге генә шаккатырды. Биш көн эчендә элеккеге президентны алып, яңасына иннагурация үткәрделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, мин 12 июль көнне Уфада идем. Анда татар җәмәгатьчелеге оештырган конференциядә катнаштым.

Римзил Вәли.
12 июльдә Русия Президентының администрация башлыгы Сергей Нарышкин Мортаза Рәхимовны үзенең кабинетына чакырып алып сөйләшкән. Бу сөйләшүдән соң Мортаза Рәхимов кайтып, үзенең ярдәмчеләре белән киңәшләшкән. Ягъни 12 июль көнне Рәхимовның китүе турында сөйләшү булган. Шул ук көнне Уфада татар җәмәгатьчелеге милли гаделлеккә багышланган конференциядә утырган. Бу вакыйгалар арасында бәйләнеш бармы?

Дамир Исхаков. Билгеле, бәйләнеш бар. Татар җәмәгатьчелеге юкка гына җыелмады. 13 июль көнне иртән Рәхимов урынына кем кала икәнлеге билгеле иде. Конкрет шәхеснең исеме әйтелде.

Римзил Вәли.
Димәк, сөйләшенгән кешенең исемен сер итеп тотмаганнар. Бу мәгълүматны Мәскәү Кирмәнеме, әллә Уфадагы Тукай урамындагы Ак йорт ычкындырганмы?

Дамир Исхаков. Минемчә, Мәскәү җибәргән. Бу үзенә күрә татарларга бер сигнал булган. Рәхимовны алмаштырган шәхес Башкортостанның төнъягыннан, татар телле төркемнәр арасыннан чыккан кеше. Башкортларның “Күк бүре” кебек радикаль төркемнәре азрак читкәрәк этелде.

Үзгәрешләрнең сәяси ягы да, мәдәни ягы да бар. Башкортстанда хакимият алмашыну, Татарстанда яңа президент килүдән дә әһәмиятлерәктер. Безнең 14 июль көнне булган конференциядә төрле чыгышлар булды. Шул исәптән Башкортстандагы яңа вәзгыятьтә татарларга нишләргә кирәк дигән сорауларга да җавап эзләнде.

Башкортстан җитәкчеләренең кайсы якка китәсе әлегә билгеле түгел. Әле иске аппарат бар, министрлар кабинеты отставкага китте, әмма барысы да вазыйфа башкаручылар булып утыралар. Ситуация бөтенләй ачык дип әйтеп булмый. Башкортстанның яңа президенты әйтүенчә, үзгәрешләр булачак.

Римзил Вәли.
2003 елда президент сайлау вакытында, инде Рәхимовны озаттык дигәндә, бу эш тагы сузылды. Җиде ел үткән. Рәхимов китә, яңадан сайлана дигән сүзләр чыккан иде. Бу китүнең сәбәпләре нинди?

Дамир Исхаков. Рәхимовның китүе, берьяктан караганда, табигый. Аның яше дә җиткән. Минем фикеремчә, Рәхимовның китү сәбәбе, Башкортларның өченче корылтаенда аның әйткән сүзләре. Анда радикаль башкорт милләтчеләренә охшаган сүзләр да әйтелде. Бу карашлар Мәскәү тарафыннан уңай кабул ителмәде.

Римзил Вәли. Нинди сүзләр казанны кайнатып чыгарды соң?

Дамир Исхаков.
Төп идеяләре – Башкортстандагы хакимият оешмаларындагы кешеләр үзләре эченнән чыгарга тиеш иде.

Римзил Вәли. Бу дөрес тәкъдимме?

Дамир Исхаков. Төрлечә карарга була. Әгәр дә Рәхимов төзегән сәясәтне дәвам итүче кеше була икән, мин моңа каршы булыр идем. Ә башкорт милләтчеләренә андый юнәлешнең дәвамы күбрәк ошый.

Римзил Вәли. Ә ни өчен соңгы елларда Башкортстанда эчке эшләр министрлыгына, прокуратурага чит төбәкләрдән, гадәттә, рус кешеләрен китерделәр? Татарстанда ул кадәр үк булмады.

Дамир Исхаков. Башкортстанда вәзгыять, гомумән, башка төрле. Мәскәү белән конфликтлар килеп чыгу мөмкинчелеге булган. Уфада кайбер милләтчеләрне кулга алганнар. Ситуация хәл ителмәгән. Эчке конфликт дәвам итә.

Минем ишетүемчә, Рәхимов премьер-министр итеп үз кешесен калдырыр өчен көрәш алып бара. Татар иҗтимагый оешмалары шушы вәзгыятьтә Рәхимов даирәсен калдырмас өчен көрәшә. Аларның фикере шундый: Рәхимов китеп тә, ул Башкортстанда калырга мөмкин. Рәхимов алып барган сәясәтнең дәвам ителү куркынычы бар.

Римзил Вәли. Башкортлар үз теләге белән яшәргә теләгән ирек сөюче бер милләтме?

Дамир Исхаков. Башкортстан тарихын карасаң, анда күп нәрсәне табарга була. Шул исәптән тарихны яңадан язарга кирәктер. Мәсәлән, Салават Юлаев турында мин китап чыгарырга җыенам. Анда Башкортстан тарихчылары тарафыннан эшләнгән яңа карашлар да булачак.

Башкортстандагы күтәрелешләрдә башкортлар гына түгел, татарлар да катнашкан. Бүгенге хәл бераз аерыла. Чөнки башкорт милләтчелеге тарафыннан үткәрелгән сәясәтнең дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелүе рус белән татарның көрәшә башлавына китерде. Хәзер татарларның башкортларга карашы үзгәрде.

Башкортстанда радикаль милләтчеләрнең югары сәясәткә йогынтысы республика өчен бик куркыныч вәзгыять китереп тудырды. Чөнки урыс белән татар берләшсә, алар башка халыклардан күбрәк. Әгәр дә яңа килгән хакимият иске сәясәтне алып барырга теләсә, алар озак тора алмаячаклар. Шуңа күрә Хәмитовка бик нык уйларга туры киләчәк.

Сәясәт төссез була алмый. Башкортстанда һәрбер милли төркемгә яраклы милли сәясәтне оештырырга кирәк. Бу өр-яңа хәл. Кызганычка каршы, Башкортстан эчендә татарлар тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган. Берничә оешмалары бар. Сәяси фактор булу өчен Башкортстанда татарлар бер юнәлештә хәрәкәт итәргә тиеш. Әгәр дә татар бу сәясәттә актив рәвештә катнашмаса төшеп калырга мөмкин.

Римзил Вәли.
Мортаза Рәхимов хакимияттән киткәндә, үзе теләгән варис калдырырга тырышты. Мәскәү тәэсирендә башка намзәт күрсәтелү, кадрларны күпмедер дәрәҗәдә үзгәртү ихтыяҗы килеп туу очраклы түгел. Моның артында Башкортстандагы зур акчаларны, ширкәтләрне аерым төркемнәргә күчерүме, әллә Мәскәүгә каршы федерализм өчен көрәш торамы? Әллә миллионнан артык татарның ихтыяҗын бик санламыйча, татарны башкорт итү теләгеме? Кайсы фактор шушы кризиска тәэсир иткән?

Дамир Исхаков.
Моның сәяси, икътисади һәм мәдәни ягы да бар. Без Башкортстандагы төп икътисади ресурсларның Мәскәү кулына күчүен аңларга тиешбез. Уфада прокуратура, АПК системасына күчәр алдыннан булган милек мөнәсәбәтләре ничек үзгәрүенә, яңадан эш башлап җибәргән. Бик зур суммалар турында сүз бара. Яңадан милекне бүлү булмаса да, барыбер ыгы-зыгылар бар. Башкортстан – бай республика, бүләсе милек җитәрлек.

Этник ягына килгәндә, Мортаза Рәхимовның идарә итүен ике этапка бүлер идем. Беренче өлеше бик начар булмады. 90нчы еллар ахырына кадәр татарга бик бәйләнмәде. Тел турында канун кабул ителгәч кенә, вәзгыять үзгәрә башлады.

Бүген бик еракка кереп китте, башкортлаштыру, татар мәктәпләрен бетерү сәясәте татарлар арасында ризасызлык тудырды. Татарлар моңа бик каты каршы чыга. Үзгәрешләр вакытында татарлар үз мәнфәгатьләрен өскә чыгарачаклар. Шуңа күрә, Башкортстанда сәясәтне оештыру гадәттән тыш авыр булыр.

Римзил Вәли.
Милек бүлү дә, милли мәсьәлә дә Мәскәү күзлегеннән караганда бик катлаулы. Бу эшләр бүген туган нәрсә түгел. 2003 елның көзендә Башкортстан президентын сайлаганда ике намзәт - Веремеенко һәм Сафин бик уңышлы көрәштеләр. Беренче турда Рәхимовны узып та китәрлек хәлгә җиткәннәр иде. Рәхимов беренче турда 23%тан арттыра алмады. Димәк, революцион вазгыять шул ук вакытта туган. Нишләп ул вакытта Мәскәү Рәхимовны яклап калдырды? Хәзер нәрсә үзгәрде?

Дамир Исхаков.
2003 елда Рәхимовны Путин калдырды. Мин уйлыйм, монда үзара килешү булгандыр. Мәскәүләр өчен Рәхимовны калдыруның бер яхшы ягы булды. Нефтехимия комплексы мәскәүләр кулына күчте. Димәк, килешү булган. Шул килешү нигезендә, Рәхимов нефтехимия комплексын бирергә вәгъдә иткән.

Мәскәү, Рәхимовның икътисади көче калмагач, аны сәяси кеше булмас дип уйлагандыр. Ләкин, минемчә, бу бераз ялгыш булгандыр. Чөнки республика эчендә әгәр син массаларга таянасың икән, экономикадан тыш башка юллар да бар. Рәхимов соңгы елларда милләтче төркемнәргә таянды.

Римзил Вәли.
Милли идеяне күтәрүче галимнәр, иҗтимагый хезмәткәрләр хакимияткә тәэсир иткәнме? Уфада Ак йорт шундый кешеләр тәэсиренә калган дип санарга буламы?

Дамир Исхаков.
Башкортстанда башкортлар сан ягыннан аз булу сәбәпле вертикаль төзеделәр. Бөтен башкортлар Рәхимов артыннан тезелеп басты. Алар Рәхимовка тәэсир иттеләр. Рәхимовның иң соңгы таянычы – башкорт милләтчеләре. Ләкин, башкорт милләтчелеге тотрыклы таяныч түгел, чөнки алар сан ягыннан аз.

Римзил Вәли.
Башкорт милләтеннән аерым сәяси төркем төзү омтылышы булдымы? Мәсәлән, башкортлар яшәгән Урал ягы төбәкләрендә социаль үсешне көчәйтү, финанслар күбрәк кертү, андагы кадрларны Уфага китерү, һәм аларны башкалардан өстенрәк куярга омтылу сизелдеме?

Дамир Исхаков. Андый сәясәт булды. Уфа янында күп кенә яңа йортлар төзиләр. Ишетүләр буенча, шул яңа йортларга килгән башкортларны утырталар. Димәк, бу алдан уйланган сәясәт.
Шуны да искә төшерергә кирәк, Башкортстанның һәрбер төбәгендә башкорт үзәге дә эшли. Бина, аппарат, шунда утыручы конкрет кешеләр бар. Татарстан белән чагыштырганда Башкортстанда башкортларның структура төзелеше күпкә ныграк.

Римзил Вәли. Декабрь аенда Башкорт корылтаена яңа рәис сайлаган вакытта Илдус Илишевның әйткән фикерләре интернетта күренә. Шунда ул Башкорт корылтае утырышына сез министрларны, башка җитәкчеләрне чакырып кыздырырга, юнәлеш бирергә тиеш дигән максат куя. Ягъни башкорт милли хәрәкәтенең штабы дәүләт оешмаларыннан өстәнрәк, яки аның тәэсире булырга тиеш дигән тәкъдимме бу? Әллә башкорт мәнфәгатен яклаган вакытта күз-колак булу, тикшерү хокукымы бу?

Дамир Исхаков. Икесе дә бар.

Римзил Вәли.
Шулай итеп, Башкорт корылтаеның башкарма комитетына хакимият башлыклары, министрларны чакырып, хисап тотып күрсәтмә бирү, башкорт халкы ихтыяҗыннан чыгып канунга сыя торган эшме?

Дамир Исхаков. Структуралар үзара төрле юнәлештә йогынты ясарга мөмкин. Билгеле, дәүләт органнары башкорт файдасына хәрәкәт иттеләр. Әмма Мәскәүнең вәзгыяте башка булса, читкәрәк китәрләр иде. Ул вакытта Башкорт корылтаеның йогынтысы кирәк була. Илишев төп идеолог һәм уртада торучы кеше буларак моны яхшы аңлый. Һәм кирәк вакытта корылтайны өстерәп чыгарып башкаларга да басым ясый.

Уйлавымча, эчке башкорт партиясе бар. Ул нык оешкан. Аны Башкортстанның яңа президентына җиңеп чыгарга бик авыр булачак. Ә татарның Башкортстанда андый структурасы юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG