Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентының кеше хокуклары киңәшчесе вазифадан китә


Элла Памфилова
Элла Памфилова

Русия президенты Дмитрий Медведев каршындагы кеше хокуклары шурасы рәисәсе Элла Памфилова вазифасыннан китүен игълан итте һәм Медведев аның гаризасын кабул итте. Хокук яклаучылар моңа кызганыч белдерә.

Ул китү сәбәбен әйтүдән баш тартып, бары тик моның үз шәхси карары булганлыгын гына белдерде.

Кеше хокукларын яклаучылар исә Памфилованың китүе аңа хөкүмәт ягыннан басымның арта баруы белән бәйле дип исәпли.

Интерфакс агентлыгына Памфилова “Бу минем шәхси карарым, мине моңа беркем дә мәҗбүр итмәде, бу көтелмәгәндә генә булган карар түгел”, - диде.

Олег Орлов
“Мемориал” кеше хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Олег Орлов Памфилованың китүе кеше хокукларына каты орым булачак диде.

Памфилова Русия сайлауларындагы хәрәмләшүләр, хакимиятләрнең тыкшынуы, мәхкамәләрнең бәйле булуы турында сөйли иде.

Китү карарын игълан иткәннән соң да Памфилова “Азатлык” радиосына кеше хокукларын яклавын дәвам итәчәген белдерде. “Хәтта минем китү карарым да актив көрәшнең бер өлеше”, - диде.

Орлов Русия хөкүмәтенең авторитар хакимият булуы Памфилова җитәкләгән шураның нәтиҗәлелеген бик нык чикли иде, әмма бу шура хакимият белән җәмәгатьчелек арасындагы аралашу өчен мөһим чарага әверелде ди.

Хакимият тә, Кремльгә актив теләктәшлек белдерүче “Наши” хәрәкәте дә Памфиловага көчле басым ясап килде. Орлов фикеренчә, хакимият билгеләгән уен кагыйдәләренә буйсынмаучы Памфилованың китүе хакимият басымының уңышка ирешүен күрсәтәчәк.

Медведев Селигер лагерендә
Бу атнада Памфилова яшьләрне Кремль тирәсендә туплау максаты белән оештырылган Селигер лагерендә шул ук “Наши” хәрәкәте оештырган бер күргәзмәне каты тәнкыйтьләп чыкты. Ул күргәзмәдә Русиядәге күренекле хокук яклаучы Людмила Алексеева, шулай ук Кремль сәясәте белән килешмәүче башка күренекле шәхесләр наци башлыгы кидереп сүрәтләнә. Шушы ук лагерда Русия президенты Дмитрий Медведев та булып киткән иде.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасын 2004 елдан бирле җитәкләгән Памфилова вазифасыннан киткәннән соң үз урынына Александр Аузанны билгеләргә тәкъдим итте.

“Мин аны лаеклы намзәт дип саныйм”, - диде Памфилова.

Икътисадый фәннәр докторы, профессор Аузан бу шурада инде берничә ел эшли.
XS
SM
MD
LG