Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

Кыргызстан хөкүмәте башлыгы Ошта очрашулар үткәрә


Кыргызстан вакытлы хакимияте башлыгы Роза Отунбаева илнең көньягындагы Ош шәһәренә килеп шәһәр башлыгы һәм анда яшәүче кыргызлар белән очрашты.

Отунбаева шәһәр башлыгы Мелис Мирзахмәтовны июнь аендагы милләтара бәрелешләрне булдырмау өчен тиешенчә чаралар күрмәүдә гаепләде.

Хөкүмәт башлыгы шимбә көнне шулай ук өлкә һәм шәһәр рәсмиләре белән дә очрашырга җыена.

Күптән түгел Ош шәһәр шурасы Кыргызстан хөкүмәтенең илнең көньягына Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасыннан 50-ләп полиция хезмәткәрен урнаштыру турындагы килешүенә каршы резолюция чыгарган иде.

Отунбаева шура әгъзалары бу килешүнең чын максатын аңламый диде.

XS
SM
MD
LG