Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия һәм АКШ Чехиядә радар урнаштыру турында сөйләшә


Чехия белән Кушма Штатлар Вашингтонның үзгәртелгән ракета калканы планы кысаларында Чехиядә ракета һөҗүме турында алдан хәбәр итү үзәге төзү сөйләшүләре алып бара.

Моны Чехия премьер-министры Петр Нечас игълан итте.

Ул алдан хәбәр итү җиһазының чагыштырмача кечкенә булачагын һәм аны берничә генә кеше хезмәтләндерәчәген әйтте.

Яңа җиһазның кайчан эшли башлаячагы әлегә әйтелми.
XS
SM
MD
LG