Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорния татарлары сүзлек чыгарды


Америка Төрки-Татар берләшмәсе татарлары Казаннан көтмичә, үз балалары өчен рәсемле сүзлек чыгарды. Аны кулланган сабыйлар бөтен дөньяда татар мохитен тудыра алачак.

Татарча-русча-инглизчә рәсемле сүзлекне Калифониядә, Бурлингейм шәһәрендә урнашкан Америка Төрки-Татар берләшмәсе активистлары әзерләгән. Тышлыкта өч авторның исеме тора: Сан-Францискода яшәгән һәм татар тамырлары булган Надя Павлова, чыгышы белән Казаннан, татар оешмасының активисты Диләрә Чапаноглы һәм Казан университеты талибәсе Назлыгөл Габдерахманова. Алар бу әсбапны якшәмбе мәктәбенә йөргән балалар өчен чыгарган. Әмма бу сүзлек дөньяның башка илләрендә яшәүче сабыйлар өчен дә файдалы була ала.

“Без бу эшне бик теләп һәм зур өмет белән башкардык. Ул кечкенә укучыларыбызга, тылсымлы татар теле дөньясына беренче адым ясарга теләүче барлык кешегә ярдәмлек булыр дип уйлыбыз”, диелә сүзлекнең кереш сүзендә.

Әсбапның авторлары әйткәнчә, ул ике варианттан тора, аның берсе латин хәрефләре белән татарча-инглизчә әзерләнгән. Икенчесе – татарча-русча-инглизчә һәм кирилл алфавитына нигезләнеп чыгарылган.

Якшәмбе мәктәбендә дәрес бара, Калифорния штаты 2009 ел.
Бу проектка әзерлек еллар буе алып барылды, аның өчен активистлар Казаннан килгән китаплардан, интернет сәхифәләрдән материал туплап барды.

Сүзлекнең кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлегендә дә 70ләп интернет сәхифәнең адресы һәм бер дистә русча, татарча һәм инглизчә китап күрсәтелгән.

Рәсемнәр, фотолар һәм эскизлар сүз байлыгын төрлечә кабул итү, үзләштерү өчен кулланылды, дип аңлата авторлар. Америкада үскән, гомердә дә татар авылын күрмәгән сабыйларга киез итек, бүрәнә, печәннек, тәртәнең нәрсә икәнен рәсемнәргә карап булса да өйрәнү җайлырак әлбәттә.

Бу сүзлек Казанда гына түгел, Америкада, бөтен дөньяда татарча сөйләшеп, татар мохитендә яшәргә теләүчеләргә файдалы була ала.

Сүзлектә Казанның истәлекле урыннары, мәйданнары, мәчетләр, театр, үзәктәге урам сурәтләренә күп урын бирелә. Халыкның милли киемнәре, ашлары Казан мисалында күрсәтелгән.

Шул ук вакытта, сүзлектә Америка тормышы да чагылдырыла. Мәсәлән “Акча” темасында авторлар долларларны татарча санарга өйрәтәләр, “Сәүдә йорты” сәхифәсендә американ кибетендә сатыла торган ашамлыкларның татарча исемнәрен бирәләр, шулай ук Калифорниядә яшәүче татар сабыйлары өчен әзерләнгән бу сүзлеккә АКШ өчен гадәти сары мәктәп автобусы, атаклы күпер рәсеме дә кертелгән.

Авторлар сүзләренчә, бу - алар әзерләгән рәсемле сүзлекнең әле беренче кисәге генә. Анда исем һәм сыйфат сүз төркеменә караган сүзләр кергән. Бу сүзлекнең икенче кисәгенә алмашлыклар, фигыльләр һәм гади җөмләләр кертеләчәк, дип әйтелә.

Белгәнегезчә, Калифорниядә татарлар инде ярты гасырдан артык яши, җирле оешмада берничә буын татар кешесе үсте, Бурленгеймдагы татар якшәмбе мәктәбендә әле дә балалар өчен атна саен татар теле дәресләре алып барыла. Америка Төрки-Татар берләшмәсе быел 50 еллыгын бәйрәм итте.
XS
SM
MD
LG