Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов Миңнехановны узды: әлегә интернетта


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов “Живой журнал” битләрендә үзенең community.livejournal.com/blog_rkhamitov блогын булдырды. Блог республика халкы белән аралашу, кискен мәсьәләрне тикшерү, фикер һәм киңәш-табыш итешү өчен ачылды. Президент интернет блогка керүчеләрнең талашмауларын, халык тормышын яхшырту өчен төпле фикерләр әйтүен сорый.

Хәмитов фикеренчә, IT-технологияләр үсеш кичергәндә виртуаль аралашу тормышның аерылгысыз бер өлешенә әйләнеп бара.

Рөстәм Хәмитов президент булганчы ук блог ачасын әйткән иде. Башкортстан җитәкчесе заманча технологияләрне куллана белә, интернет сәхифәләрне даими карап бара.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов заманча технологияләрне яратса да, аның республика халкы белән аралашу өчен интернет блогы әлегә юк.

Заманча технологияләр куллануда алай да федерал президент алда бара. Дмитрий Медведевның үз блогы гына түгел, twitter сәхифәсе дә бар. Анда ул бер-ике җөмлә белән үзе эшләгән эшләр турында сөйләп тора.
XS
SM
MD
LG