Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:03

Русия быелгы кебек эсселекне 130 ел күргәне юк иде. Әледән-әле янгыннар чыгу, шул сәбәпле кешеләрнең өйләреннән күчерелүе турында җанөшеткеч хәбәрләр ишетелеп тора. Шулай ук белгечләр сүзләренчә, әлеге корылык инде бик тиздән халык кесәсенә дә сугачак.

Удмуртиядә яшәүче фермер Фәрит Вәлитов аптырашта. Ул быел кырларында уңыш җыю вакыты җитүен сөенеч белән түгел, көенеп каршы ала. Чөнки корылык сәбәпле уңыш юк. Хәзер көн тәртибендә – күмәк хуҗалыктагы малларны саклап калу. Маллар өчен туклыклы азыкка дип 33 гектар җирдә кукуруз чәчкәннәр.

Кырларда хәтта чүп үләне дә үсмәгән. Кайбер урыннарда бер квадрат метрга бер генә үсенте дә чыкмаган. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырларның инде файдасы юк. Үсентеләргә үз вакытында тиешле дәрәҗәдә су җитмәгәнгә, аларның тамырлары тирәнгә китмәгән. Кукуруз үсентеләре шуңа да кечкенә булып утыра.

Урманнарда янгыннар, кешеләр өйләреннән күчерелә


Бу Удмуртиягә генә түгел, ә барлык Русия һәм күп кенә элекке Советлар Берлеге илләренә килгән бәла. Чөнки корылык, табигать казалары сәбәпле күп кенә уңыш үлде.

Русиядә соңгы атналарда температура 39 градуска кадәр җитә. Бу исә урманнарда күп кенә янгыннар китереп чыгарды. Нәтиҗәдә йөзләрчә йортлар янды, кимендә 23 кеше үлде.

Мәскәүдән 500 чакрымдагы Воронеж өлкәсендә хәл аеруча да катлаулы. Чөнки аны ут уратып алды диярлек. Өлкәнең гражданнарны саклау һәм янгын куркынычсызлыгы оешмасы җитәкчесе урынбасары Игорь Влазев сүзләренчә, көненә 150гә якын янгын була.

“Аларның барысы да кипкән үлән, урман белән бәйле. Шуннан ут йортларга, фермаларга, кырларга күчә”, ди ул.

130 елга бер килгән эсселек

Кремль янгыннар килгән зыян миллиардларча сумнарга җитүен әйтә. Русия премьер-министры Владимир Путин Түбән Новгородта янгыннан зыян күргән халыкны тынычландырырга тырышып кышка кадәр барлык йортлар да төзекләндереләчәк дип ышандырды.

Хөкүмәт үз вәгъдәсендә торган очракта да, ул әле соңгы 130 ел дәвамында беренче тапкыр килгән шундый һава торышы нәтиҗәсендәге башка күп кенә проблемнарга юлыгачак.

Быел суларда гына да ике меңгә якын кеше батып үлде. Ә күпләре әле дә һава булмаган, бөркү биналарда җәфа чигә. Бу аеруча да тоткындагы кешеләр. Алар арасында да кызудан үлүчеләр булуы әйтелә.

Бу хәлләр 2003 елны Көнбатыш Европада күзәтелгән үтә дә эсселекне хәтерләтә. Ул чакта Франциядә генә дә 15 меңләп кеше үлде. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр.

Түрәләр вәгъдә итә, әмма...

Кеше сәламәтлегенә тудырган куркыныч белән бергә бу эсселек авыл хуҗалыгы өлкәсенә дә шактый зыян салды. Русия быел соңгы еллар белән чагыштырганда иң начар уңыш җыеп алачак. Хөкүмәт инде игеннең уңышы 20% кимиячәген әйтә. Димәк читкә сату инде икеле.

Дөнья базары игенне күбрәк Русиядән сатып алса, быел АКШка өстенлек бирер төсле. Шуңадыр хәтта илгә эсселекне Пентагон заказать иткән дигән сүзләр дә таралды.

Халык арасында һава торышына бәйле имеш-мимешләр арта. Чөнки бик сирәк була торган хәлләр шактый, мисал өчен Себер якларында да быел температура 30 градустан арта. Ә Киров өлкәсендә хәтта 50гә җитә.

Малмыждагы “Калинино” агрофирмасы җитәкчесе Мансур Насипов сүзләренчә, хәтта яшеллек булган бер җир кисәге дә юк.

“Чишмә кипте. Иртән күп дигәндә 3-4 чиләк җыела, ә аннары су бетә”, дип ачынып сөйли ул.

Инде билгеле булганча, Русиянең 23 төбәгендә корылык сәбәпле, гадәттән тыш хәл игълан ителгән.

Русиянең беренче вице-премьеры Виктор Зубков корылык булуга карамастан да азык-төлеккә кытлык булмаячак һәм бәя нык күтәрелмәячәк дип тыныч кына эшләргә кирәклекне әйтте.

Әмма Русия фәннәр академиясе икътисад институты җитәкчесе Руслан Гринберг сүзләренчә, хакимиятнең халыкны тынычландырырга тырышуы гадәти.

“Әлбәттә ихтыяҗ булган әйбер кимегәндә аның бәясе артуы инде көн кебек ачык”, ди ул.

Күрше илләр дә борчыла


Русиядә игенгә бәя арту ихтималлыгы башка күрше илләрне дә куркуга салды. Украина премьер-министры Николай Азаров илдә иген запасы күп һәм бәя күтәрелүгә нигез юк, диде.

Украина уңышы башта су басу, ә аннары корылыктан зыян күрде.

Беларус шулай ук кызудан интегә. 30-35 градустан тыш, андагы давыллар халыкны утсыз калдырды. Монда шулай ук Русия һәм Украинадагы кебек уңыш түбән булачак.

XS
SM
MD
LG