Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:51

Кошки Самар өлкәсендә район үзәге булып санала. Тарихта беренче мәртәбә Кошкида мәчет салырга булдылар. Тарихчы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин фикеренчә: “Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) яшәгән чорда ук, аның сәхабәләре ислам динен иң элек Болгар илендәге Самар төбәгенә алып килгәннәр”.

Районда халыкның 55% – руслар, 28% – чуашлар, 5% – мукшылар. Татарлар халыкның 9%ын тәшкил итә. Бу – 2460 кеше дигән сүз. Шуларның тик 600гә якыны гына Кошкиның үзендә тора.

Моңа кадәр кошкилылар җомга намазларын авыл имамы Әнвәр Хәйруллин өендә укып килгән. Татар яшәгән җирдә һәрвакыт мәчет-мәдрәсә эшләгән. Гыйбадәтханә зур түгел – 50 кеше генә сыярлык. Шуңа да карамастан, өлкәнең милли, дини оешмалары тарафыннан төзелешкә игътибар бирелә.

Мәчет төзелешендә катнашучылар
Самар Җәмигъ мәчете рәисе Фәрид Әюпов, Самар шәһәренең милли-мәдәни мохтарияты рәисе Рифкат Хуҗин, оста төзүче Хикмәт Аманатовлар эшлекле тәкъдимнәр кертте.

Хикмәт Аманатов – һөнәрмәнд төзүче һәм югары белемле оста бизәүче, мәчетләр салу һәм матурлау буенча зур тәҗрибә туплаган таш остасы:

"Шул авылда туып үскән татар ир-егетләре ярдәмнәрен күрсәтә башлады. 100 000 сум бирүчеләр дә булды", дип әйтә ул.

Кошки исемен руслар мәчегә бәйләп аңлата. Ләкин бу җирләр борынгы татар тарихына манчылган туфраклар. Аксак Тимер һәм Туктамыш монда, Кондырча буйларында, кан коешкан. Болгар бабаларыбызның шөһрәт казанган сәяхәт юллары да бу җирләрне урап узмаган.

Тарихчы Алфред Халиков язып калдырганча: “КОШКА (басымы соңгы “а” хәрефенә) – борынгы болгар телендә зур гаскәр башлыгының, хакимнең, яисә зур җир биләмәсенең идарә үзәге дигәнне аңлата”.

Тарихчы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин фикеренчә: “Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) яшәгән чорда ук, аның сәхабәләре ислам динен иң элек Болгар илендәге Самар төбәгенә алып килгәннәр”.

XS
SM
MD
LG