Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция президентын популизмда һәм милләтара күрәлмаучанлыкта гаепләделәр


Франция президенты Николя Саркозиның тәртип саклаучыларга һөҗүм итүчеләрне ватандашлыктан мәхрүм итү мөмкинлеге турындагы белдерүе шау-шу уятты.

Саркози бу турыда Гренобльдә әйтте. Анда күптән түгел генә тәртип саклаучылар белән хулиганнар төркеме арасында каршылык килеп чыккан иде.

Президент әйтүенчә, сүз француз паспорты алган иммигрантларны ватандашлыктан чыгару турында бара.

Франциянең кеше хокуклары Лигасы Саркозины моның өчен "демократиягә янаган ксенофобиядә" гаепләде.

Оппозициядә торучы социалистлар президент кинәт төшкән дәрәҗәсен шаккатыргыч кыланышлар белән күтәрергә тели дип саный.
XS
SM
MD
LG