Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:21

Израиль һәм Фәләстин боевиклары тагын бәрелеште


Бу төндә Израил һәм Фәләстин боевиклары тагын бәрелеште. ХАМАСның билгеле командирының берсе Исса Батран һәлак булды, оешманың тагын сигез вәкиле Израиль һөҗүменнән зыян күрде.

Зыян күрүчеләрнең барысы да Газзә Сызыгын контрольдә тоткан ХАМАС иминлек төркеме хезмәткәрләре. Израиль һөҗүме ХАМАСның полиция бүлегенең өйрәтүләр уздыру комплексына ясалган.

Шулай ук яраланучылар арасында өч гади фәләстинле дә бар.

Һөҗүмгә кадәр Газзә ягыннан Израильнең Ашкелон шәһәренә Русиядә эшләнгән "Град" ракетасы җибәрелгән була. Ракетадан беркем дә зыян күрмәгән, зур булмаган җимерелүләр булганы гына әйтелә.

XS
SM
MD
LG