Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Иранда тоткарланган американнарны азат итүне таләп итә


АКШ президенты Барак Обама бер ел элек Иранда тоткарланган американнарны азат итүне таләп итә.

Обама Иран хакимиятен шымчылыкта шикләнеп кулга алынган өч американ туристын иреккә чыгарырга чакырды.

Җомга көнне Amnesty International хокук яклау оешмасы да шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Алар Иран хакимиятенең өч яшь кешене кулга алырга дәлилләре юк дип саный.

Американнар узган елның 31 июлендә Ирак чигендә кулга алына. Американнар әйтүенчә, алар Иран җиренә ялгышлык белән эләгә.

Иранда кулга алынучыларның туганнары җомга көнне Нью-Йоркта аларны яклап акция оештырды.

XS
SM
MD
LG