Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яшьләр төркеме, шул исәптән оппозиционерлар кулга алынды


Җомга кичендә Мәскәүдә 19 яшь кеше, шул исәптән оппозиция вәкилләре, журналистлар кулга алынды.

Яшьләр Мәскәү елгасы янына җыелып, дусларының туген көнен билгеләргә уйлый. Шул чакта милиция аларны кулга ала, "Таганское" эчке эшләр идарәсенә алып бара.

Милиция хезмәткәрләре яшьләрне җәмәгать урынында аракы эчүдә, корал саклауда шикләнә.

Кулга алынучыларның барысын да җибәрәләр, шулай да "Солидарность" хәрәкәте активисты Виталий Шушкевич милициядә кала. Аннан күптән түгел Химки шәһәре администрациясенә ясалган һөҗүм турында сорау алалар.

Шушкевич хәбәр итүенчә, аны милициядән өенә алып кайталар һәм милиция тентү вакытында аның кәгазьләрен, ноутбугын алып чыгып китә.


XS
SM
MD
LG