Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла Колумбия чигенә гаскәр җибәрә


Венесуэла президент Уго Чавес Колумбия чигенә гаскәрне илне мөмкин булган һөҗүмнән саклау өчен җибәрүен әйтә. Ил чигенә җибәрелгән хәрбиләр саны күрсәтелми.

Венесуэлла Колумбия белән дипломатик мөнәсәбәтләрен узган атнада өзде. Президент Уго Чавес, Богота хакимиятенең "Колумбия башкүтәрүчеләре Венесуэлада" дигән белдерүеннән соң Колумбия белән дипломатик бәйләнешләрне өзүен игълан итте.

Венесуэла президенты бу гаепләүләрне ялган дип бәяләде. Аның фикеренчә, Колумбиянең китүче президенты Альваро Урибе эше сугыш китереп чыгарырга юнәлгән.

Колумбия хөкүмәте экстремизмга каршы көрәшү өчен Венесуэла белән хезмәттәлек итәргә теләвен белдерә.



XS
SM
MD
LG