Accessibility links

БМО: Пакстандагы су басудан бер миллион кеше зыян күрде


Берләшкән Милләтләр Оешмасы Пакстанның төньянында дәвам иткән су басу миллион кешегә кагылды дип белдерә. Су басу вакытында инде 800 кеше һәлак булган.

Бу турыда БМОның һуманитар ярдәм бирү идарәсе хәбәр итә. Пакстанга мондый каза 1929 елдан бирле килмәгән була.

Су басудан зыян күргән районнарда коткаручылар, хәрбиләр кала бирә. Су ташкыны аркасында Пешевар шәһәре, Сват һәм Шангла төбәкләрендәге торак пунктлары белән элемтә өзелгән.
XS
SM
MD
LG