Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:07

Дагыстанда авыллар арасындагы сугышта өч кеше үлде


Дагыстанның Гергебель районы авыллары арасында килеп чыккан сугышта өч кеше үлә, биш кеше яралана.

Республиканың эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, җомга көн кич Гергебель һәм Гикуни авыллары арасында сугыш килеп чыга. Анда 400ләп кеше катнаша. Сугышучыларның кулында утлы корал да була. Нәтиҗәдә өч кеше һәлак була, биш кеше яралана.

XS
SM
MD
LG