Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урибе: Колумбия Венесуэлага һөҗүм итәргә җыенмый


Колумбия Венесуэллага һөҗүм итәргә җыенмавын белдерде.

Колумбии башлыгы Альваро Урибе Венесуэла җитәкчесе Уго Чавесның соңгы белдерүләре сәяси ялган булуын әйтте.

Җомга көнне Венесуэлла Колмбия чигенә гаскәр җибәрә башлады. Алар моны Колумбиянең мөмкин булган һөҗүменнән саклану өчен дип аңлата.

Венесуэлла Колумбия белән дипломатик мөнәсәбәтләрен узган атнада өзде. Президент Уго Чавес, Богота хакимиятенең "Колумбия башкүтәрүчеләре Венесуэлада" дигән белдерүеннән соң Колумбия белән дипломатик бәйләнешләрне өзүен игълан итте.

Венесуэла президенты бу гаепләүләрне ялган дип бәяләде. Аның фикеренчә, Колумбиянең китүче президенты Альваро Урибе эше сугыш китереп чыгарырга юнәлгән.

Колумбия хөкүмәте экстремизмга каршы көрәшү өчен Венесуэла белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерә.
XS
SM
MD
LG