Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд Әфганстаннан гаскәрен чыгара


Бүген Нидерланд Әфганстаннан – халыкара коалиция көчләре составыннан рәсми төстә гаскәрен чыгара.

Һолланд хәрби көчләре җитәкчесе генерал Петер Ван Ум сүзләренчә, 950 хәрби Әфганстанның Урузган шәһәрендә иминлек урнаштыруда кайбер уңышларга иреште.

Хәзер бу территорияне контрольдә тоту АКШ һәм Австрия хәрбиләренә тапшырыла.

Дүрт ел эчендә Әфганстанда 24ләп һолланд солдаты үтерелде. 2010 елда Әфганстанда һолланд гаскәрләрен тагын да калдыру мәсьәләсен тикшерү Һолландия хөкүмәтен таратуга китерде.
XS
SM
MD
LG