Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә янгыннарны сүндереп булмый


Русиянең кайбер төбәкләрендә кызу һава аркасында килеп чыккан янгыннарны сүндереп булмый. Мәскәү астындагы торф ятмаларындагы янгын төтете яңадан Русия башкаласын томалап алды.

Төтен аркасында Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш ягында, шәһәр читендә күрү мөмкинлеге кинәт кимегән.

Мәскәү өлкәсендә барлыгы 18 урында торф ятмалары яна.

Әлегә кайбер башка төбәкләрдә дә утны сүндерә алмыйлар. Мисал өчен, Тольятти шәһәренең ике мең ярым халкы читкә күчерелгән. Чөнки ут шәһәргә үк килеп җитә.

Пенза губернаторы янгын килеп чыкмасын өчен машиналарның урманга, су буйларына баруын тыярга кушкан.

Түбән Новгород өлкәсе Выксунски районында гына урман яну вакытында һәлак булучылар саны 14 кешегә җитте.


Русиядә утка тотылган җирнең мәйданы 120 мең гектардан узып китте.
XS
SM
MD
LG