Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия үлемгә хөкем ителгән Иран хатынын сыендырырга әзер


Бразилия президенты Луис Инасио Лула да Силва иренә хыянәт итүдә гаепләнеп үлемгә хөкем ителгән Иран хатынын сыендырырга әзер булуын хәбәр итте.

Шимбә көнне президент, әгәр иранлы Сәкинә Мөхәммәди Аштиани Иран җәмгыяте өчен кыенлыклар тудырса, хатынны Бразилиядә сыендырачагын сөйләде.

Аштиани иренә хыянәт итүдә гаепләнеп, таш белән кыйналып үтерүгә хөкем ителә. Әмма хатын хыянәтен танымый. Бу уңайдан күп илләрдә, шул исәптән Бразилиядә, Сәкинә Мөхәммәди Аштианины яклаган чаралар узды.

Бразилия президенты Лула да Силва бу турыда Иран җитәкчесе Мәхмүд Әхмәдиниҗат белән дә сөйләшергә әзер булуын искәртте. Бразилия президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗатны үзенең дусты дип атады.
XS
SM
MD
LG