Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:13

Cамар төбәгендә беренче мөселман җәйләве оештырылды


Мөфти Вәгыйз Яруллин чыгышы

Мөфти Вәгыйз Яруллин чыгышы

Өлкәнең Кызыл Яр районына кергән җәйләү – үзе бер шәһәрчек. Нарат урманы эчендә урнашкан биналарның берсен мөселман балаларына бирделәр.

Ял итәргә килгән 100 бала арасында кыргыз, казах, азәри, башкорт, үзбәк, таҗик балалары булса да, әлбәттә, күпчелеге татар иде.

Җәйләүдә дөньяви тәрбия Самар өлкәсенең мәгариф министрлыгының баш белгече Радик Газизов өстендә булса, ислам кануннарын нарасыйлар “Нур” мәдрәсәсе ректоры Иршат Сафиннан өйрәнде.

Тәүфыйксыз кеше бер тиен дә тормый


Ял итү дәвамында балалар белән очрашуга дин әһелләре, милли хәрәкәт юлбашчылары, күренекле аксакаллар килде. Аларның һәммәсе дә үзләренең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып балаларга вәгазь сөйләде.

Мөфти Вәгыйз Яруллинның чыгышы балалар күңеленә сеңәрлек итеп оештырылган иде. Тормыштан мисаллар китереп, балаларны авызына каратып торды: “Кем генә булырга тырышсагыз, да тәртипле булу шарт. Тәүфыйксыз кеше бер тиен дә тормый, аның беркемгә дә файдасы юк”, диде мөфти.

Мәгариф министрлыгында бүлек җитәкчесе булып эшләүче Дамир Гатин -- зур тәҗрибәле педагог. Ул -- укучыларны гына түгел, укытучыларны да оста тәрбияләүче. Аның фикеренчә, мөселманнар өчен иң кыйммәтле сыйфат -- ул дуслык, татулык, бер-береңне аңлап яшәү.

Җәйләүдә бергәләшеп дога кылу
Зур түземлек кирәк

Самар өлкәсендә мөселман балалары өчен җәйләү оештыру нияте белән чыккан Самар шәһәренең Тарихи мәчете рәисе Усман хаҗи Илингин тиз арада дәүләт түрәләре тарафыннан да яклау тапкан. Аның белдерүенчә, өлкәдә мөселман җәйләүләре дистәләгән булырга тиеш.

Лагерь эшчәнлеге өчен тулысынча җаваплы Радик Газизов фикеренчә: “Җиде яшьтән алып ундүрт яшькәчә балаларга тәрбия төшенчәләрен бирү җиңел түгел. Шуның өстенә төрле гаиләдәге тәрбиянең төрлелеген онытырга ярамый. Төрле милләттә -- төрле менталитет. Балалар беренче мәртәбә туган өйләреннән аерылганнар. Алар әти-әниләрен, туганнарын бик сагыналар.
Спорт ярышлары уздырып, ислам кинолары күрсәтеп, су коенып, намаз укып, бүләкләр биреп, туңдырма белән сыйлап, күңелләрен күтәреп тордык. Тәрбияче буларак башларыннан да сыйпадык, аркаларыннан да кактык. Шелтәләргә дә туры килде. Иң мөһиме – түземлек һәм тагын бер тапкыр түземлек кирәк”.

XS
SM
MD
LG