Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:05

Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанда ике көнлек сәфәрдә


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанга ике көнлек сәфәргә китте. Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов сүзләренчә, Миңнехановның Төркмәнстанга визиты ике республика арасындагы хезмәттәшлекне арттырыр, тугандаш халыкларнын элемтәләрне ныгытыр.

Корбангули Бирдемөхәммәдов Миңнехановны президент итеп билгеләнүе белән тәбрикләгән, Русия-Төркмәнстан-Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне арттыруга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдергән.

Татарстан делегациясендә республика министрлары, ширкәт җитәкчеләре дә бар.

XS
SM
MD
LG