Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар мәчете ике елда әзер булырга тиеш


Архитектор Сергей Шакуров әйтүенчә, төзелеш барганда проектлау эшләре дә дәвам итәчәк. Фәрит Мөхәммәтшинга манара озынлыгы ошап бетмәгән. Миңтимер Шәймиев мәчет шомартылмаган мәрмәр белән тышланырга тиеш дигән.



Күпләр Болгарда төзеләчәк мәчетнең рәсемен күргәч, ничектер Һиндстандагы Таҗ Махал рухы сизелгән кебек, дип белдерә. Мәчет алдында ук сулык һәм гөмбәзләрнең охшаш булуы да моңа ишарәли сыман.

Төзеләчәк мәчетнең архитекторы Сергей Шакуров та, бәлки, мәчет алдында булачак сулык кайберәүләргә шулай тәэсир итәдер ди.

“Һәр мәчет салынган урынга бәйле. Һәрберсенең үзенең дәрәҗәсе дә бар. Кол Шәриф республиканың тантаналы үзәк мәчете. Ә Болгар мәчетен проектлаганда безгә зур булмаган бәйрәмчә мәчет булдыру максаты куелды”, ди Шакуров.

Ә инде зур чаралар вакытында, Болгарда ислам динен кабул итү уңаеннан үткәрелә торган Изге Болгар Җыены вакытында халык гыйбадәтне тарихи Кече Манара янында укыячак.

Һиндастандагы Таҗ Махал
Болгар мәчетендә берьюлы 200ләп кеше намаз укый алачак. Бер ягындагы бинада мәдрәсә, икенче ягындагысында шәйхел-ислам яисә мөфтинең резиденциясе булачак. Шулай да мәчет алдында да 2 меңләп кеше намаз укый алачак икән.

26 июль көнне Казан Кирмәнендә Болгар мәчетенең рәсеме Татарстан җитәкчелегенә тәкъдим ителде.

“Мөхәммәтшинга (Дәүләт шурасы рәисе-Н.А) манаралар биегрәк булып күренгән. Мин үзем тагын да биегрәк итәр идем. Бу бит зәвык эше. Миңа калса, һәр мәчет үзенең манаралары белән күккә омтылырга тиеш. Никадәр озынрак булса, шулкадәр яхшырак та сыман. Әмма арттырып та җибәрергә ярамый”, ди Шакуров.

Проект өлгесендә манараларны 36 метр итеп күрсәткәннәр. Әлеге өлге, Шакуров сүзләренчә, үтә дә кыска вакыт эчендә ике ай ярымда әзерләнгән.

Республика җитәкчелеге ике ел эчендә мәчет төзелеп бетәргә тиеш дигән максат куйган. Ә төп проект кайчан әзер булачак соң дигән сорауга Шакуров: “Мәчетне торгызганда проектлау да дәвам итәчәк, без төзүчеләр белән бергә параллель эшләячәкбез”, диде.

Мәчет 3 катлы булырга тиеш дип планлаштырыла. 92 машина куярлык махсус урын да ясалачак.
XS
SM
MD
LG