Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Тольяттида 200 гектар урман янган


Русия гадәттәнтыш хәлләр министрлыгының Тольятти шәһәре идарәсе башлыгы Юрий Иванов сүзләренә караганда, Тольяттида урман янгыннары сүндерелгән.

Шәһәргә якын булган 200 гектар урман янган. Урманнар эчендә урнашкан җәйге ял итү урыннары һәм санаторийлардагы кешеләр ашыгыч рәвештә өйләренә кайтарылган.

Шәһәрдә гадәттәнтыш вазгыять дәвам итә. Эсселек бүген 45 дәрәҗәгә җитте. Самар һәм Ульян өлкәләре чигендәге урманнарда янгыннар бүген дә дәвам итте.

Янгында зыян күргән төбәк башлыклары бүген Мәскәүдә Русия премьер-министры Владимир Путин белән очраша.

XS
SM
MD
LG